В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларны бу ялларда үткәреләчәк барлык чаралар исемлеге белән KZN.RU порталының атналык афишасында таныштырабыз.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Казанда чираттагы эш атнасы тәмамлана, димәк, киләсе ялларны ничек үткәрергә кирәклеге турында уйланырга вакыт. ТР башкаласы кунаклары һәм халкы халыкара мәгърифәтчелек акциясенә – географик диктантка кушыла, хоккей турнирына бара һәм 1910-1940 еллардагы Көнбатыш Европа сәнгате белән таныша алачак. Казанлыларны бу ялларда үткәреләчәк барлык чаралар исемлеге белән KZN.RU порталының атналык афишасында таныштырабыз.
«Экология эффекты» дип исемләнгән эко-митап (ингл. meet up, гомуми кызыксынулары булган һәм социаль челтәрләрдә аралаша торган кешеләр очрашуы - мөх.иск.)
26-нчы октябрь, 12.00 сәгатьтә
Иске әйберләрнең алдагы тормышы һәм икенчел чималны эшкәртү турында казанлылар 26-нчы октябрьдә Space Спартакиадасында (Спартак ур., 26) узачак экологик очрашуда белә алачак. Чарага килүчеләр zero waste технологиясе буенча эшләнгән продукцияне сатып ала, әйләнә-тирә мохитнең пычрану проблемасының ни дәрәҗәдә кискен торуын күрсәтәчәк фотокүргәзмәне карый алачаклар. Шулай ук кунаклар өчен лекцияләр узачак һәм икенчел чималны кабул итү пунктлары оештырылачак: пластик, пыяла, кием-салым, китаплар, батарейкалар һ.б.
Хоккей буенча халыкара турнир
26-нчы һәм 27-нче октябрь, 9.30 сәгатьтән
Бу ялларда «Баско» боз аренасында (Степан Халтурин ур., 3) ветераннар командалары арасында хоккей буенча халыкара турнир узачак, анда күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионнары, Стэнли кубогы призерлары, Россия чемпионнары, Гагарин Кубогы ияләре булган спортчылар катнашачак.
Турнир икенче ел рәттән уздырыла. Чарада «Ак Барс» ветераннары командасы, Ригадан Татарстан командасының Латвия фан-клубы булган «Ак bars-Riga» командасы, шулай ук Уфадан «Салават Юлаев» һәм Магнитогорскидан «Металлург» ветераннар командалары катнашачак.
Ярышлар 26-нчы октябрьдә 9.30 сәгатьтә ачылачак. Уеннар җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.
Фото- һәм видеография фестивале
26-нчы һәм 27-нче октябрь, 10.00 сәгатьтә
«Казан Арена» Kazan PhotoVideoFest фото- һәм видеография фестивале узачак. Программада – лекцияләр, мастер-класслар, фототехника тест-драйвлары, гаджет-тамаша, конкурслар һәм фотокүргәзмә.
Барлык теләүчеләр дә танылган фотографлардан бушлай укытуда катнаша, фототехниканың төрле юнәлешләрен өйрәнә, төшерү мәйданчыгында мастерны күзәтә, шулай ук профессиональ модельләр белән фото-видео төшерү өчен махсус җиһазландырылган урында үз кадрларын эшли ала.
Катнашу өчен теркәлергә һәм тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.
«Мир» кинотеатрында төрек киносы
26-нчы һәм 27-нче октябрь
Казанның «Мир» кинотеатрында төрек киносы атналыгы узачак. Дүрт кич дәвамында казанлылар һәм башкала кунаклары Төркия картиналарын карый алачак.
26-нчы октябрьдә тамашачыларга «Сары эсселек» (реж. Фикрәт Рәйхан) фильмын тәкъдим итәчәкләр. 27-нче октябрьдә кино яратучылар Джем Йылмаз һәм Али Танер Балтаджаның «Фокусник» фильмын карый алачак.
Фильмнар төрек телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Сеанслар 19.00 сәгатьтә башланачак.
«Матисс, Пикассо, Шагал» күргәзмәсе
26-нчы һәм 27-нче октябрь
Бу ял көннәрендә «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә башкала кунаклары һәм халкы «Матисс, Пикассо, Шагал... Эрмитаж җыелышында 1910-1940 еллар Көнбатыш Европа сәнгате»н карый алачак.
Экспозициядә төрле ил, буын, сәяси жанр һәм сәнгать осталары иҗат иткән һәм музейның төрле бүлекләрендә сакланган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Чарага килүчеләр сәнгатьнең бу әсәрләре аша авангард һәм Икенче бөтендөнья сугышы күләгәсендә калган чорны күзаллый алачак. Экспозициягә рәсем сәнгате, скульптура һәм графиканың традицион әсәрләре генә түгел, ә бәлки узган гасырда гына туган яңа сәнгать төренә караган предметлар – livre d ' artiste дә кертелгән.
Күргәзмә составына кергән эшләр - Эрмитажга төрле юллар белән килеп эләккән, Икенче бөтендөнья сугышының киндердәге фрагментлары.
Географик диктант
27-нче октябрь
Якшәмбе көнне Казан халыкара мәгърифәтчелек акциясенә – географик диктантка кушылачак.
Катнашучыларны 4 вариант бирем көтә: Россия һәм чит илләр өчен, күзләре начар күргән яки күрмәүче инвалидлар өчен, диктантны онлайн режимда уздыру өчен, шулай ук бер демонстрацион вариант. Алар барысы да ике телдә – рус һәм инглиз телләрендә төзелә.
Биремнең һәр варианты ике өлешкә бүленгән, катлаулылыгы ягыннан төрле булган 40 мәсьәләдән тора. «Географик ликбез» гомуми географик фактлар нигезендә формалаштырылган 10 мәсьәләне үз эченә ала. 30 мәсьәләдән торган икенче өлеше образлы фикер йөртүне, системалы мантыйкны һәм эрудицияне таләп итә.
Казанда диктант үткәрү урыннары турында сайттан белергә була.
Балалар өчен аудиовизуаль мастер-класс
27-нче октябрь, 15.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманының «Дом» экоүзәгендә аудиовизуаль мастер-класс узачак. Ул 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән.
Балалар көзге агач шаулары һәм думбраның тере музыкасы астында иллюстрацияләр ясаячаклар. Мастер-класс нәтиҗәсендә һәркем үзенең уникаль рәсемен әзерләячәк, ул өй бизәге булачак, шулай ук музыканы башкача кабул итәргә һәм тәкъдим итәргә өйрәнәчәк.
Катнашу өчен +7(919)621-48-61 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк.
Икенчел чимал һәм кием-салым җыю
27-нче октябрь, 15.00 сәгатьтән
Шәһәрнең Җиңү проспекты урамы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә эшкәртү өчен икенчел чимал һәм кием-салым җыю булачак. Казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чималны кабул итү мобиль пунктына тапшыра ала.
Активистлар макулатура, «1», «2», «4», маркировкасы салынган пластик шешәләр, «5» маркировкалы пластик контейнерлар һәм башка эшләнмәләр, «2», «4», «5», «6», «7» маркировкалы йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм калай банкалары, «тетра пак», «дой пак» төргәкләре, cd-дисклар һәм тартмалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмасыннан төргәкләр, кием-салым, аяк киеме, сумкалар, пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак техника; тукыма, зонтиклар, махсус акция өчен капкачлар һ.б. кабул итәчәк. «Песи һәм Эт» приюты өчен аерым ризык, мискалар, юрганнар кабул итәчәкләр.
Акциягә кушылырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә, шулай ук эшкәртүгә нәрсә тапшырырга мөмкин, нәрсәне ярамый икәнлеген карарга чакыралар.