В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдакчылар өлкән яшьтәге ханымны аның туганы авариягә эләккән дип ышандырган.
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, өй телефонына таныш булмаган кеше шалтыраткан, хатын-кыз үзен пенсионер ханымның туганы дип таныштырган. Әңгәмәдәш авариягә эләгүен һәм аңа дәвалану өчен зур күләмдә акча кирәклеген җиткергән.
Өлкән яшьтәге ханым акчаларын, банктагы счеттан алып, пакетка салган. Акчаны курьер алып киткән.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.