Шәһәрлеләрне Үзәк стадионнан 8 автобус һәм троллейбус алып китәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 28-нче апрельдә Казанда пасха хезмәте тәмамланганнан соң махсус транспорт җибәреләчәк. «Үзәк стадион» тукталыш пунктында 2.00 сәгатькә 8 автобус һәм бер троллейбус тупланачак.
Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, халыкка хезмәт күрсәтү түбәндәге юнәлешләрдә гамәлгә ашырылачак:
Авиатөзелеш районының Максимов, Ленинград урамына;
Яңа Савин районының Х.Ямашев проспектына, Чуйков урамына;
Киров районының Горький шоссесына;
Мәскәү районының Декабристлар, Восстание урамнарына;
Идел буе районының Танк, Академик Парин, Дубравная, Академик Завойский, Габишев урамнарына;
Дәрвишләр торак массивына, Совет районының Азино-1 микрорайонына.