В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать транспорты Үзәк стадион тукталышына 2:00 сәгатькә җибәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 2-нче майда Казанда пасха хезмәте тәмамлангач, җәмәгать транспорты махсус җибәреләчәк. Үзәк стадион тукталышына 2:00 сәгатьтә 8 автобус китереләчәк, алар халыкны шәһәрнең барлык районнарына таратачак.
Шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, Меңьеллык мәйданыннан автобуслар түбәндәге юнәлешләрдә барачак:
- Дәрвишләр бистәсе;
- Азино-1 торак массивы (Совет мәйданы һәм Космонавтлар урамы аша);
- Азино-1 торак массивы (Гвардия урамы аша);
- 10 нчы микрорайон тукталышы (Танк, Академик Парин, Дубравная, Комиссар Габишев, Академик Завойский урамнары аша);
- Мирный торак массивы;
- Яңа Савин районы (Роддом тукталышы);
- Авиатөзелеш районы (Ленинградская тукталышы);
- Киров районы (К.Цеткин урамына кадәр һәм Горький шоссесы тукталышлары).
Шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте пассажирлар таләбе буенча тукталышлар белән башкарылачак.