Ике кабул итү пункты 10-31 гыйнварда тәүлек буе эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Гыйнвар аенда Казанда яшәүчеләрне тере чыршыларны җыю буенча традицион акциягә кушылырга чакыралар. Теләге булган һәркем игелекле эш башкара ала: яңа ел бәйрәмнәре символын (чыршы, нарат, ак чыршы (пихта), киселгән чыршы ботакларын) алып килергә һәм аны махсус контейнерга куярга.
Җыелган агачлар барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында фермер хуҗалыкларына юл тотачак. Чыршылар ылыслы ботакларны һәм кайрыларны ярата торган заан токымлы кәҗәләргә барачак. Узган ел уртак көч белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык хуш исле сый җыелган.
Кабул итү пунктлары тәүлек буе 10-31 гыйнвар көннәрендә түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:
Гадел Кутуй ур., 160, "Идел буе экология компаниясе" офисы янындагы контейнер;
Җиңү Проспекты, 141, "Мега" гаилә сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендә контейнер.
Агачлар бары тик физик затлардан гына кабул ителә. Чыршыларны алдан бизәк һәм уенчыклардан арындырырга кирәк, дип хәбәр иттеләр "Идел буе экология компаниясендә".
Шуны да искәртик: бәйрәм алдыннан казанлылар чыршы базарларында ылыслы агачлар сатып алырга мөмкин - шәһәр территориясендә яңа ел агачларын сату буенча 15 урын әзерләнгән.