Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.01.2022, 10:52

Казанның Совет районындагы 104 номерлы балалар бакчасында капремонттан соң логопед һәм аллергологик төркемнәр барлыкка киләчәк

Гыйнвар ахырында тәмамлау күздә тотылган эшләрнең барышын Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гаффаров контрольдә тотты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанның Совет районында шәһәрнең 70 еллык тарихка ия иң борынгы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсе булган 104-нче номерлы балалар бакчасына капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Бүгенгә эшләр 99%-ка башкарылган, аларны гыйнвар ахырында тәмамлау планлаштырыла. Капиталь ремонттан соң монда логопед төркеме һәм аллергия авырулары аркасында махсус шартлар таләп ителгән балалар төркем барлыкка киләчәк. Эш барышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты.

Дружба урамындагы 104-нче номерлы балалар бакчасы бинасы 1951 елда төзелгән һәм күптән капиталь ремонтка мохтаҗ булган. Ул башланганчы биредә 200-ләп бала тәрбияләнгән, алар вакытлыча районның башка мәктәпкәчә учреждениеләренә бүлеп күчерелгән. Ачылганнан соң балалар бакчасында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен 7 төркем оештырылачак.

«Бездә яңалык булачак – логопед һәм аллергология төркемнәре барлыкка киләчәк, – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Алсу Зиннәтуллина. – Хәзер сөт, ит һәм башка азык-төлеккә аллергия реакциясе булган балалар бик күп. Аларга махсус туклану кирәк. Казанда башка балалар бакчаларында да мондый төркемнәр бар, әмма аларга ихтыяҗ һаман да бик югары».

Капиталь ремонт узган елның апрелендә башланды, монда башкарырга кирәк булган эшләр күләме алдан планлаштырылганнан күбрәк булып чыккан. «Бинаның конструкциясе гадәти ремонт ясарга мөмкинлек бирмәде, – дип сөйләде «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ подряд оешмасы директоры Александр Таунов. – Фундаментны, диварларны ныгытырга, монолит эшләре башкарырга туры килде. Икенче катны түбәгә кадәр сүттеләр һәм түбәнең үзен дә яңарттылар. Шулай ук без түбәне, тәрәзәләрне, инженерлык челтәрләрен алыштырдык һәм башка эшләр уздырдык».

Аерым алганда, бинаның икенче каты тулысынча ремонтланган, беренче катта эшләр калган. Моннан тыш, җиһазлар һәм мебель урнаштырырга кирәк булачак. Барлыгы объектта хәзерге вакытта 37 кеше эшли.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров подрядчыга калган эшләрне вакытында тәмамларга һәм сыйфатлы итеп башкарырга кушты. «Балалар бакчасын бик көтәләр. Эшләрне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә кирәк, балалар комфортлы, матур һәм уңайлы бакчага кайтсын», – дип ассызыклады ул.

Күчмә киңәшмәдә Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казанда 15 балалар бакчасы капиталь ремонтланды, ә 5 ел эчендә Татарстан башкаласында 7,5 мең балага исәпләнгән 57 мәктәпкәчә учреждение яңартылды.

Фоторепортаж
Казанның Совет районындагы 104-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә
Видеорепортаж
05.01.2022 11:00
Казанда 104-нче номерлы балалар бакчасын капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә
Барлык яңалыклар