Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2024, 17:32

Баянчы көйләренә кич утыру һәм «татар джемы»: Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак

Тамашачыларны «Кичке уен» бию-музыкаль тамашасы көтә

Иртәгә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак, анда «Кичке уен» бию-музыкаль тамашасы күрсәтеләчәк.

Программада — гадәттәгечә, баянчы көйләре, җырлар, биюләр белән заманча форматта кичә һәм «татар джемы». Чара уеннар белән дәвам итәчәк, анда кунаклар үзләренең бию осталыкларын күрсәтә алачак.

Кичәне Алия Мөхәммәтгалиева һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыка өчен күп уен кораллары уенчылары Ильяс Фәткуллин, Айдар Абдрахимов һәм Айдар Ниязов җавап бирәчәк. Хореографлар — Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустяков.

Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янында көтәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары җәй буе һәр пәнҗешәмбе көнне узачак.
Барлык яңалыклар