В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Галереядә Бакый Урманче, Харис Якуповның әсәрләре тәкъдим ителә, шулай ук берничә күргәзмә уза.
Фото: Денис Гордийко
Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның әсәрләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. 3 нче мартта Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган тагын бер күргәзмә ачылачак.
Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 дән 18:00 гә чаклы эшли, пәнҗешәмбе – 11:00 дән 20:00 гә кадәр, дүшәмбе – ял көне.