Электричка ТР башкаласыннан 11 минутка алданрак җибәрелә.
Фото: Денис Гордийко
6003 нче номерлы поезд Казан станциясеннән 11:25 сәгатьтә (11 минутка алданрак) кузгалачак. Зөя станциясенә 12:39 сәгатьтә (10 минутКА алданрак) килеп җитәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны, шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.