Җәдвәлгә үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казаншәһәре KZN.RU, 6 нчы май). 8 нче майда, бер көнгә, 6702 нче номерлы Казан – Аэропорт шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
Поезд Казан станциясеннән 7:40 та – 5 минутка соңрак кузгалачак. Аэропорт станциясенә поезд 8:08 дә – 5 минутка соңрак килергә тиеш.
Җәдвәлгә үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә. Алар маршруттагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак. 6702 нче номерлы Казан – Аэропорт шәһәр яны поездының тулы җәдвәлен сылтама буенча карарга була.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.