В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында берләшмәнең 10 еллыгы билгеләп үтелде
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь). «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексының концерт залында «Калеб» татар яшьләре иҗат берләшмәсенең 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Чараны меңгә якын кеше тамаша кылды. Концерт иҗади интеллигенция вәкилләрен, театр артистларын, язучыларны һәм җырчыларны җыйды.
«Калеб» – безнең горурлыгыбыз һәм илһамыбыз. Шул ук вакытта бу җан ярасы да. Әгәр дә без әлеге еллар дәвамында бу юнәлешкә генә игътибар итсәк, бүгенге унъеллыкны бөтенләй башкача каршы алыр идек. Шуңа да карамастан, бездә бик күп сүзләр, иҗади уңышлар тупланды, аларның барысын да бүген генә күрсәтү мөмкин түгел», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Ун ел эчендә «Калеб»тә 70 тән артык проект гамәлгә ашырылган, 80 нән артык җыр яздырылган.
«Сәнгать безнең тормышны бизи. Без иҗат аша энергия туплыйбыз. Шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар – аларның һәрберсе аерым галәм. Казан иҗади яшьләргә бай. «Калеб» аларны берләштерү буенча зур эш башкарды. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Сезнең белән горурланабыз! Иҗат итүне туктатмагыз!», –диде Мэр Илсур Метшин үзенең видеосәламендә.
Бәйрәм кичәсен Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Ришат Әхмәдуллин алып барды. Сценарий авторы – шагыйрә Резеда Гобәева, режиссеры – ТРның халык артисты Радик Бариев.
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов тамашачыларга «Калеб»та язылган җырны тәкъдим итте һәм үзенең истәлекләре белән уртаклашты. «Без Гүзәл [Сәгыйтова] белән танышканда, яшь иҗатчыларның бер-берсен белүләре, аралашулары, бергә иҗат итүләре турында хыялландык. Иҗат белән яшәүче кеше өчен иң мөһиме – илһам һәм игътибар. Бу ике компонент очрашканда, могҗиза була. «Калеб» нәкъ менә шундый үзәк», – диде ул.
Иҗат берләшмәсендә туган җырларны шулай ук җырчылар Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов, Эльза Заяри һәм Салават Табаев башкарды.
Үз шигырьләрен композиция рәвешендә Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова, Резеда Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Гөлүсә Шиһапова һәм Ләйсән Фәйзуллина тәкъдим иттеләр.
Тамашачылар алдында шулай ук дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры, хореограф, «Алтын битлек» халыкара милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Лилия Гыйбадуллина чыгыш ясады.
Бәйрәм кичәсе ТР башкаласы Мэриясе ярдәме белән узды, дип хәбәр итә