Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2022, 12:19

Казанның меңгә якын кешесе «Крылья Советов» һәм Горький исемендәге паркларда вакансияләр ярминкәсендә булды

Шәһәрлеләр предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәтеннән эшкә урнашуга 202 юллама алды.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Узган җомгада «Крылья Советов» һәм Горький исемендәге паркларда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә меңгә якын казанлы катнашты. 32 предприятие һәм оешма кадрлар хезмәте вәкилләре шәһәр халкына 202 эшкә урнашу өчен юллама бирде. Бүгенге көндә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматлар базасында 18,5 мең вакансия бар.

Шәһәр мәшгульлек хезмәте белгечләре эшкә урнашу һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, үзмәшгульлек һәм үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде. Теләгән һәркем һөнәри юнәлеш буенча тест уза, эш эзләү буенча мастер-классларда була алды. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә үткәрелде.

Ярминкәдә «КМПО» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Элекон» заводы» АҖ, «Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Электротехмонтаж» сәүдә үзәге ҖЧҖ һ.б. шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының видеороликлары һәм презентацияләре күрсәтелде.

Моннан тыш, «Электрон сәүдәне үстерүдә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы презентациясендә эш эзләүчеләргә маркетплейслар белән эшне ничек оештырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Маркетплейслар белән эшләү менеджеры белгечлеге буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында үткәрелә, дип хәбәр ителә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.

Барлык яңалыклар