В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчылар йөзү һәм йөгерүдә ярышачак, дистанцияне катнашучылар тукталышсыз үтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 22-нче августта Казанда Аккош күлендә «акватлон» дисциплинасында триатлон буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда 100-ләп спортчы катнашыр дип көтелә, шул исәптән Россиянең иң көчле триатлончылары да.
Спортчылар йөзү һәм йөгерүдә ярышачак, дистанцияне катнашучылар тукталышсыз үтәчәкләр. Чемпионат Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ярышлар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга була.