В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзләренең конкурс программаларын 26 техникум һәм көллият тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Фестивальдә 2 меңнән артык конкурсант катнашыр дип көтелә, алар жюри әгъзаларына 300 дән артык номер тәкъдим итәчәк. Конкурс номерлары яшьләр сәясәте, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тарафыннан бәяләнәчәк. Фестивальнең гала-концерты 1 нче апрельдә узачак, анда җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
14-15 нче мартта сайлап алу турлары һөнәри белем бирү оешмалары базасында узган, ә бүгеннән алып 22 нче мартка кадәр алар А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә оештырылачак.
«Иҗади эстафетаны язның тагын ике мөһим чарасы дәвам итә: «Зур тәнәфес» гомуми белем бирү учреждениеләренең Казан фестивале һәм «Студентлар язы» Казан вузара фестивале», – диде Алия Заһидуллина.
«Зур тәнәфес» гала-концерты 13 нче майга планлаштырылган, ә сайлап алу этаплары 1 нче апрельдә башланачак. Конкурста 24 гомуми белем бирү учреждениесе катнашачак. Укучылар әзерләгән номерларын «Мәскәү» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләре, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәләрендә күрсәтәчәкләр.
Югары уку йортларында укучылар өчен «Студентлар язы» мөһим вакыйга булып кала. Конкурста яшьләргә апрель ахырына кадәр сәгать ярымлык концерт программасы күрсәтергә туры киләчәк. Фестивальне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ачачак, беренче чыгыш 5 нче апрельгә билгеләнгән. Конкурста шәһәрнең 14 югары уку йорты студентлары катнашачак.
Камилә Вилданова