В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җитди авырулар һәм травматизмның төп сәбәбе алкогольне артык куллану булып кала
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Камилә Вилданова). Еш кына бәйрәмнәр алдыннан ял итүчеләрдә акылны бөтенләй җуймаслык итеп күпме алкоголь эчәргә була дигән сорау туа. Статистика буенча, яңа ел бәйрәме вакытында медицина ярдәме кирәк булган кешеләр саны кискен арта. Бу чорда пациентларның 98% ы медицина учреждениеләренә авыр хәлдә эләгә. Эч авырту, сынган урыннар, баш авыртулары киң тарала, алар еш кына алкоголь исереклеге яки артык ашау белән бәйле.
«Бөтенләй исерми торган алкоголь күләме турында сөйләү мөмкин түгел, чөнки ул үзәк нерв системасында барыбер үзгәрешләр китереп чыгара», – дип билгеләп үтте матбугат конференциясендә Республика клиник наркология диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хәева.
Алкоголь интоксикациясенең өч дәрәҗәсе бар: җиңел, урта һәм авыр. Алар арасындагы күчү акрын һәм сиздермичә бара. Беренче этапта (алкоголь аз эчелгән очрак) кеше җанлана, сөйләме тизләнә, хәрәкәт активлыгы, күңел күтәренкелеге барлыкка килә. Уртача исереклек дәрәҗәсенә кеше бик тиз күчә: күп очракта хәрәкәт координациясе бозыла. Кеше үз гамәлләренә хисап бирүдән туктый, теләсә нәрсә эшли, ә сөйләме бертөрлегә әйләнә. Аннан соң алкоголь исереклегенең авыр дәрәҗәсе башлана, организм седатив фазага күчә. Хәрәкәт активлыгы бетә, үз-үзен тотышы адекват булмый. Мондый кеше кар өстендә йоклап кала яки медицина ярдәме кирәк булган башка куркыныч хәлдә кала ала.
Хәтта түбән градуслы спиртлы эчемлекләр дә (шәраб, сыра, коктейльләр) җитди нәтиҗәләргә китерә һәм мөһим органнарның эшен боза. Спиртлы эчемлекләрне дарулар белән бергә куллану катгый тыела, чөнки алкоголь кулланганда алар кеше организмына үз тәэсирен көчәйтә.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары 2023 елның февралендә рәсми рәвештә алкогольнең куркынычсыз дозасы юк, теләсә нинди күләмдә агулы дип белдерде. Барлык органнар да спиртлы эчемлекләр кулланганда җимергеч тәэсиргә дучар ителә», - дип кисәтте 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, ТР ССМ штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Беренче чиратта үзәк нерв системасына зыян килә, шуңа күрә кайбер пациентлар медицина учреждениеләренә кома хәлендә килә. Бу тормыш өчен зур куркыныч тудыра, кешенең үз рефлекслары өстеннән контроле бетә. Моның аркасында башка авырулар, шул исәптән пневмония дә барлыкка килә.
«Хроник авырулар булганда алкоголь куллану аеруча куркыныч: шикәр авыруы, инфаркт һәм инсульт, эчәклек системасы эшчәнлеге бозылу», – дип өстәде Алия Насыйбуллина.
Әгәр дә бәйрәмне алкоголь белән уздырырга карар кылынса, төп кагыйдә эчемлекләрне тиешле лицензиясе булган кибетләрдән сатып алу булырга тиеш. «2021 елда без метил спирты белән массакүләм агулану белән очраштык, пациентлар канистрлардагы алкогольне кулдан сатып алганнар», – дип искә төшерде токсиколог.
Яңа елны өйдә бәйрәм итмәгән яшүсмерләр махсус контрольгә алынырга тиеш. Гадәттә, мондый бәйрәмнәрдә балалар яшертен рәвештә спиртлы эчемлекләр сатып ала, аларны кулланганнан соң сәламәтлек белән җитди проблемалар булырга мөмкин. Белгечләр яшүсмерләр организмы җитлекмәгән, ул үсеш стадиясендә, ә алкоголь, бигрәк тә сыра эчемлекләре, аның репродуктив системасын үзгәртә башлый, дип өсти. Өлкәннәрдә дә шундый ук нәтиҗәләр булырга мөмкин: хатын-кызларда мыеклар үсә, ә ир-атларда күкрәк һәм корсак зурая, ботлар хатын-кыз тибы буенча тазара.
Резеда Хәева билгеләп үткәнчә, алкогольле эчемлекләрне озак вакыт куллану организмда соматик һәм психик үзгәрешләр китереп чыгара. «Минемчә, яңа ел бәйрәмнәрен алкогольне кулланмыйча да уздырырга була», - дип өстәде ул.