В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар татар язучысы Рөстәм Галиуллинның «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән өзек яздылар
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь). Казанда «Татарча диктант» грамоталылыгын тикшерү буенча акция узды. Анда шәһәр Башкарма комитетының 80 хезмәткәре катнашты. Алар татар язучысы Рөстәм Галиуллинның «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән өзек яздылар.
Татар теле туган телләре булмаган кешеләр дә үз белемнәрен сынап карарга килгән иде. Катнашучылар арасында «Туризмны үстерү комитеты» МКУ директоры Дарья Санникова, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге» халыкара ассоциациясе генераль секретаре Расих Сәгыйтов та бар иде. Диктор булып Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон (Гатина) чыгыш ясады. Аның өчен бу әлеге акциядә катнашуның беренче тәҗрибәсе түгел.
Диктант нәтиҗәләре 15 нче ноябрьдән соң билгеле булачак. Һәр катнашучы үз билгесен акциянең рәсми сайтында код сүзе – телефон номеры буенча белә алачак.
Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.