Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2024, 09:02

Ике атна эчендә казанлылар никахны теркәү өчен 700 гә якын гариза биргән

Декабрь башында көзге айларда язылышу өчен теркәлү слотларын ачачаклар

Ике атна эчендә Казанның ГХАТ идарәсенә 2025 елда никахны теркәү өчен 700 гә якын гариза кергән. Беренче сигез айга слотларны ноябрь башында ачтылар. Шәһәр халкы декабрьнең беренче числоларында көзге айларда язылышуны теркәү өчен гариза бирә алачак.

Киләсе елда никахлашу өчен матур даталар һәр айның 25 нче көннәре булачак – 25.01.2025, 25.02.2025, 25.03.2025 һәм башкалар. Иң соралган даталар – 25.05.2025 һәм 25.07.2025, беренчесе якшәмбегә туры килә, әмма шәһәрнең ике бүлегендә аны ачтылар.

«Гыйнвардан августка кадәрге күп кенә матур даталар инде бөтенләй буш түгел. Калган айларга буш слотлар әле җитәрлек. Матур даталарга урыннар җитмәсә, шәһәр халкы күчмә теркәү хезмәтеннән файдалана ала», – дип хәбәр иттеләр идарәдә.

Никахны теркәү өчен матур даталар 02.02.2025, 03.03.2025, 05.05.2025 һәм 07.07.2025 булачак. Аларның күбесе якшәмбе һәм дүшәмбегә туры килә, гадәттә, атнаның бу көннәрендә теркәлү үткәрелми, шуңа күрә слотлар әлегә ачык түгел. Теләүчеләр күп булганда, язылышу тантанасын бу көннәргә дә билгеләү ихтималы зур.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр шәһәрнең дүрт мәйданчыгында никахлаша ала. Болар – «Казан» гаилә үзәге, шәһәрнең ГХАТ идарәсе (Меридиан ур., 4) һәм Киров (Болотников ур., 35а) һәм Идел буе (Р.Зорге ур., 89) районнары бүлекләре.

Гыйнвардан майга кадәр (пәнҗешәмбе–шимбә) «Казан» гаилә үзәгендә ике зал эшли. Тантаналы теркәлүләр 15 минутлык интервал белән 13:00 дән 17:00 гә кадәр үткәрелә. Шундый ук вакыт аралыгында июньнән октябрьгә кадәр (чәршәмбе–шимбә) никахлашу тантаналары өч залда уза.

ГХАТ идарәсендә һәм Киров һәм Идел буе районнары бүлекләрендә тантаналы һәм гади теркәлүләр сишәмбедән шимбәгә кадәр 20 минут аралыгында 8:00 дән 17:00 гә кадәр уза.

Ел башыннан Татарстан башкаласында барлыгы 10 мең 166 никах теркәлгән. Гаризаны дәүләт хезмәте.рф порталында бирергә мөмкин. Шәһәрлеләр шулай ук теркәлү планлаштырылган бүлеккә шәхсән мөрәҗәгать итә алалар. Гаризаларны «Казан» гаилә үзәгендә түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: Меридиан ур., 4.

Барлык яңалыклар