Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2020, 14:21

Якынча 700 казанлы хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясендә китәчәк

Армиягә китәр алдыннан барлык призывникларга грипп һәм җил оспысыннан, шулай ук пневмококк һәм менингококк инфекцияләреннән прививкалар ясалачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь, Алина Бережная). 1-нче октябрьдә Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башлана, ул 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 мең кеше чакырылырга тиеш, шуларның 700-е хәрби хезмәткә җибәреләчәк, ә якынча 3,5 мең егетнең кичектерү өчен нигезе бар. Чакырылышлар ничек узачак, дип фикер алыштылар бүген Шәһәр башкарма комитетында көзге чакырылыш кампаниясен оештыру буенча киңәшмәдә. Киңәшмәне Казан башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гафаров үткәрде.

Көзге чакырылышка шәһәрнең барлык хәрби пунктлары әзер, дип билгеләп үтте Казан районнарының хәрби комиссарлары. Призывникларга чакырылыш кампаниясенең башлануы турында үз вакытында хәбәр ителә. Казан башкарма комитеты Аппаратының мобилизация бүлеге начальнигы Альфред Ибраев сүзләренә караганда, бу чакырылыш кампаниясендә Казаннан армиягә 700-гә якын кеше җибәреләчәк. «Традиция буенча Казанда хәрби кампанияләр хокук бозуларсыз уза, ә военкоматлар билгеләнгән биремне вакытында үти, шуңа күрә бу кампания дә инцидентларсыз узар дип өметләнәбез», - дип сөйләде А.Ибраев. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре 1-нче октябрьдән эшли башлауга карамастан, инде 149 яшь казанлы, срокны көтмичә, военкоматларга килде. Альфред Ибраев сүзләренчә, бу хәрби хезмәткә чакырылучыларга бәхет елмайды - алар хәрби хезмәт узу өчен иң яхшы урыннарны сайлый ала, мәсәлән Балтыйк флоты шефлыгы астындагы частьлар, Севастополь, Феодосия. Хәрби хезмәтне тәмамлап өйгә кайткан күп кенә егетләр шәһәр хакимияте һәм хәрби комиссариатлардан рәхмәт хатлары алды. Шәһәр мәшгульлеге үзәкләре аларны эшкә урнаштыра, кирәк булса, өстенлекле тәртиптә.

Шәһәр җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары зур игътибарны алдагы чакырылыш кампаниясенә җитди сәбәпләрсез хәрби хезмәткә чакырылмаган кешеләргә бирәчәк. Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча, А.Ибраев сүзләренчә, алты җинаять эше кузгатылган. Ул шулай ук, закон буенча, 1 еллык хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр булган, хәрби исәптә торучы яки торырга тиешле, кичектерү яки хезмәттән азат итү хокукы булмаган барлык ир-атлар да чакырылырга тиеш, дип искәртте.

Бу чакыру кампаниясе, шулай ук язгысы кебек үк, махсус кагыйдәләр буенча, эпидемиологик хезмәт таләпләре буенча узачак. Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, хәрби хезмәткә алу пунктларында алынучылар һәм хезмәткәрләр бары тик битлекләрдә генә булырга тиеш. Моннан тыш, керү юлында һәр хәрби хезмәткә чакырылучы термометрия узарга, ә югары температура булган очракта - ашыгыч медицина ярдәме килгәнче штаттан тыш изоляторга озатылырга тиеш. «Коронавирус инфекциясе беркая да китмәде, без хокук бозуларсыз һәм инцидентларсыз язгы чакырылыш уздырдык, көзгесе шулай ук кисәтүләрсез узарга тиеш. Тулы әзерлектә булу, коронавирус инфекция тудырган вәзгыятькә җитди карарга, хәрби чакырылучылар өчен үрнәк булырга комиссариатка берәүне дә битлексез кертмәскә кирәк, - диде Р.Гафаров. Ул шулай ук бүген армиядә хезмәт итүче Казан егетләренең барысы да тулы куркынычсызлык астында, бер генә авыру очрагы да юк, дип өстәде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева сүзләренә караганда, бу чакырылыш кампаниясенә армиягә җибәрү алдыннан мәҗбүри тәртиптә грипп һәм җил оспысыннан, шулай ук пневмококк һәм менингококк инфекцияләреннән прививкалар ясалачак. Бүгенге көндә 50 кеше прививка ясаткан.

1-нче октябрьдән армиягә алынырга тиешле казанлыларны хәрби комиссариатларга чакырылыш комиссияләренә чакыралар.

Фоторепортаж
Көзге чакырылыш кампаниясен оештыру буенча киңәшмә, 29.09.20
Барлык яңалыклар