Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2022, 14:11

2021 елда Казанда яшәүче 64 мең кеше чит ил паспорты ясаткан

Бирелгән документлар саны 2020 ел белән чагыштырганда 84% ка арткан.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель, Юлия Летникова). 2021 елда чит ил паспортларын ясатучы казанлылар саны 2020 ел белән чагыштырганда 84% ка арткан. Документны республика башкаласында 64 меңнән артык кеше алган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов хәбәр итте.

Узган ел чит ил паспортларының саны гына түгел, башка күрсәтелә торган миграция хезмәтләре буенча мөрәҗәгатьләр саны да арткан. «Миграция исәбенә кую буенча гаризалар саны – 33% ка (155 меңнән артык), яшәү урыны буенча теркәү – 17% ка (97 мең), РФ гражданы паспортларын бирү буенча 14% ка (68 меңгә якын) артты», – дип сөйләде Андрей Шулепов. Хезмәтләрне берничә ысул белән алырга була: электрон рәвештә, күп функцияле үзәкләрдә һәм миграция бүлекләрендә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Прытков сүзләренчә, узган өч айда хезмәт күрсәтүләрнең 70% тан артыгы электрон форматта күрсәтелгән. Гражданнарга дистанцион хезмәт күрсәтү өчен якын араларда телеграм-канал булдырырга планлаштыралар, анда Татарстан башкаласында яшәүчеләр кызыксындырган мәгълүматны тиз арада ала алачак. Мөрәҗәгатьләрнең күбрәк өлеше интернет аша килүгә карамастан, күп кенә казанлылар идарәгә шәхсән мөрәҗәгать итә.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен хезмәт күрсәтүләрнең бер өлешен КФҮ күрсәтә, һәм үзәкләргә мөрәҗәгатьләр саны даими арта. Казанда барлыгы 12 КФҮ офисы эшли, аларда 260 хезмәт күрсәтелә, шуларның 8 е – Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре. Агымдагы елның I кварталында күп функцияле үзәкләргә Казанның 633 кешесе мөрәҗәгать иткән. «Учреждениеләр төшке ашка бүленмичә, атнасына 6 көн эшлиләр, бу мөрәҗәгать итүчене вакыт ягыннан чикләми. Хезмәт алу өчен алдан ук язылырга була, бу чират көтүдән азат итәчәк. Кайбер очракларда халык күчмә кабул итүдән файдалана ала. Актуаль мәгълүмат даими рәвештә учреждениеләрнең мәгълүмат ресурсларында урнаштырыла», – дип сөйләде «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУ директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин.

Күп функцияле үзәктә шулай ук Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре дә күрсәтелә. «Халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы һәм телефон аша алдан язылу ачылды. Әйтик, күптән түгел робот-телефон булдырылды, аның ярдәмендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга һәм конкрет бүлекчәдә хезмәт күрсәтүгә язылырга мөмкин – бүлекләр ялсыз эшли, соңгы мөрәҗәгать итүчегә кадәр», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең автомототранспорт чараларын теркәү һәм техник күзәтү бүлеге башлыгы Алексей Сухотерин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итеп, машина йөртүчеләр дәүләт пошлинасына каралган 30% ташламадан файдалана ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә КФҮ бүлекләренә йөкләмә Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган кешеләрнең килүе белән бәйле рәвештә арткан: тиздән килгәннәрне теркәү өчен күчмә төркемнәр оештырылачак, документларны аларга өстенлекле тәртиптә рәсмиләштерәчәкләр.

Барлык яңалыклар