Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2024, 17:03

Казанда узган семинарда 600 гә якын укытучы татар телен өйрәнүнең заманча алымнары белән танышты

Очрашуда филолог һәм тәрҗемәче Алексей Арзамазов чыгыш ясады

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Кичә Казанның Совет районындагы 11 нче лицейда «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» циклыннан семинар узды. Очрашуда филолог һәм тәрҗемәче Алексей Арзамазов чыгыш ясады. Ул 600 гә якын укытучыга татар телен укытуның заманча методлары турында сөйләде.

«Бүген гаиләләрдә туган телне саклау буенча потенциал бик зәгыйфь. Шуңа күрә, хөрмәтле педагоглар, бар өмет сездә. Онытмагыз, сез үзегез генә түгел, без бергә. Без сезнең белән бик мөһим миссияне башкарабыз», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул семинарның спикеры очраклы кеше булмавын билгеләп үтте. Алексей Арзамазов, өч ел элек Түбән Новгородтан Казанга күчеп килеп, ярты ел эчендә мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнгән һәм әлеге телгә өйрәтүнең авторлык методикасын эшләгән.

Семинарда Алексей Арзамазов татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады. «Минем танышларым арасында, татар теле – өйрәнү өчен катлаулы тел, моңа вакыт та, көч тә, сәләт тә юк, дип әйтүчеләр бар. Минемчә, бу ялгыш фикер. Теләк кенә булсын! Хәзер мин дусларыма, танышларыма аның яраткан телләремнең берсе булуы турында сөйлим», – диде ул.

Спикер сүзләренә караганда, аның әби-бабалары татар авыллары белән янәшә гомер иткән. Алар татарлар турында күп белгәннәр һәм сөйләгәннәр. «Минем әби чуаш иде, ул татар халкын хөрмәт итте. Татар теленә булган мәхәббәтем шул ихтирамлы мөнәсәбәттән башланды, дип әйтә алам. Әби белән бабайның китапханәсе бай иде: аның киштәләрендә Тукай турында китаплар да табылды. Мин аларны зур кызыксыну белән укып чыктым. Каны һәм рухы белән татар булганнар бар. Үземне, мәсәлән, рухым белән татар, дип саныйм. Мин чын мәгънәсендә татар теленә, татар мәдәниятенә гашыйк», – дип белдерде филолог.

Семинар укытучыларның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды, алар спикерның татар телен камил белүенә сокланды. «Мондый очрашулар мөһим. Безнең барыбыз өчен дә татар теле – туган тел. Татар телен белмәгән балаларның аны өйрәнүдә нинди кыенлыклар белән очрашуын күз алдына китерү авыр. Шуңа күрә читтән караш кирәк. Бүгенге семинар файдалы булыр һәм һәр тыңлаучыны рухи яктан баетыр дип өметләнәбез», – диде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, быелның беренче семинары 25 нче гыйнварда узды. Тәрбиячеләр, методистлар һәм татар теле укытучылары алдында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Петров чыгыш ясады. Киләсе чара сентябрьгә планлаштырылган.

Семинарлар циклы Казан мэриясе һәм мәгариф идарәсе тарафыннан ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.

Барлык яңалыклар