Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2022, 10:44

600 ләп казанлы 80 нче юбилей җиңел атлетика эстафетасына кушылды

«Игелекле Казан» хәйрия йөгерешендә Владимир Леонов, Альберт Салихов, Александр Бурмистров һәм башкалар катнашты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче апрель, Дмитрий Никитин). Якынча 600 катнашучы кешенең космоска беренче очышының 61 еллыгына багышланган 80 нче җиңел атлетика эстафетасына чыкты. 22 нче апрельдә 8 йөгереш булды – катнашучылар командаларына «УНИКС» мәдәни-спорт комплексыннан Казан Кремле стеналарына кадәр, аннары Шейнкман юлыннан Благовещенск соборына кадәр һәм кирегә йөгереп, 3 км дистанцияне узарга туры килде. Ярышларны уздыру көнендә КФУ янында Татарстан командасының «КАМАЗ-мастер» узышчы автомобиле куелган иде.

Беренче йөгерештә Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм шәһәр район администрацияләре командалары очрашты. Иң яхшылары дип Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр өчен җаваплы бүлекчәләре хезмәткәрләре танылды.

Икенче узышка гомуми белем бирү уку йортларының кызлар командалары чыкты. Беренче урынны 78 нче номерлы «Фарватер» лицее укучылары алды.

Өченче йөгерештә гомуми белем бирү уку йортларының егетләр командалары катнашты. Финишка беренчеләрдән булып Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр килде.

Дүртенче ярыш шәһәрнең урта махсус уку йортлары, һөнәри-техник уку йортларының катнаш командаларын җыйды. Казан медицина көллияте укучылары җиңү яулады.

Бишенче йөгерешкә Казанның югары уку йортлары командалары чыкты. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты спортчылары иң көчлеләр булды.

Эстафетаны Казан федераль университетының катнаш командалары дәвам итте. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары югары уку йортының иң җитез командасы дип танылды.

Ветераннар командалары җиденче йөгереш стартына чыкты. Беренче урынны шәһәрнең Авиатөзелеш районы ветераннары командасы яулады.

«Игелекле Казан» хәйрия йөгереше сигезенче булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән танылган спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, хакимият органнары вәкилләре, активистлар йөгерде. Катнашучылар арасында Татарстан спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе Александр Бурмистров һәм башкалар бар иде.

Хәйрия ярышларында 150 ләп кеше катнашты. 150 мең сумнан артык акча җыелды. Барлык җыелган акчаларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итә торган фондларга җибәрәчәкләр.

Эстафетада җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Ә барлык хәйрия йөгерешендә катнашучыларга истәлекле медальләр һәм призлар тапшырдылар, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында.

Фоторепортаж
Казанда җиңел атлетика эстафетасында хәйрия йөгереше узды
Барлык яңалыклар