Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2023, 13:02

Эпидсезон башланганнан бирле 6 меңләп татарстанлы табибларга мөрәҗәгать иткән – Россия кулланучылар күзәтчелеге

Республика буенча гомуми күрсәткеч уртача күпьеллык дәрәҗәдән ике тапкыр югарырак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). Татарстанның медицина оешмаларына эпидемия сезоны башланганнан бирле талпан тешләве аркасында 5834 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 1497 бала. Республика күрсәткечләре узган елгы күрсәткечләргә охшаш, әмма күпьеллык уртача күрсәткечтән ике тапкыр артык. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда талпаннар ияртә торган йогышлы авырулар очраклары теркәлә: иксодлы талпан боррелиозы һәм талпан вируслы энцефалиты.

Иксодлы талпан боррелиозы вакытында инкубация чоры икедән 30 көнгә кадәр, уртача ике атна тәшкил итә. Авыру башланганда күпчелек очракларда тешләгән урында тире кызаруы үзенчәлекле билге булып тора. Тап әкренләп периферия буенча арта һәм диаметры 10 см га җитәргә мөмкин, аның формасы түгәрәк яки овал формасында, сирәк очракта дөрес формада булмый. Дәваланмаган очракта тап өч атнага кадәр саклана, аннары юкка чыга.

Шулай ук иксодлы талпан боррелиозы вакытында баш авырта, өшетә, күңел болгана, температура күтәрелә, мускулларда һәм буыннарда авырту тоясың, хәлсезлек һәм йокымсырау барлыкка килә. Дәваламаган очракта авыру үсә, хроник агымга күчә, инвалидлыкка китерергә мөмкин. Әлеге симптомнар барлыкка килгән һәм тире кызарган очракта инфекционист табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Талпан вируслы энцефалиты белән авыру очрагында тешләнгән урында үзгәрешләр булмый. Инкубация чоры ике көннән 21 көнгә кадәр дәвам итә. Авыру башында талпан вирусы энцефалиты симптомнары ОРВИ симптомнарына охшаш: тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек, йокы бозыла, шулай ук күңел болгана, косасың, баш авырта.

Исегезгә төшерәбез, талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен аны лаборатория тикшерүенә китерергә кирәк.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны үзеңә чыгарырга кирәк. Тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга онытмагыз. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефоннары буенча белешеп була.

Барлык яңалыклар