Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2022, 12:52

Бөтенроссия тарихи диктантында 500 гә якын казанлы белемнәрен тикшерәчәк

Офлайн-форматта акция Казан федераль университеты мәйданында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU 1 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Россиядә беренче Бөтенроссия тарихи диктанты старт алды. Көн дәвамында илнең төрле төбәкләрендә яшәүче 10 меңнән артык кеше, Камчаткадан алып, Донецк һәм Луганск халык республикаларын кертеп, үз белемнәрен тикшерәчәк. ТР башкаласында акциянең офлайн-мәйданчыгы Казан федераль университеты булачак, анда 80 гә якын кеше җыелачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә диктантны оештыручы КФУны тәмамлаган Илья Попов сөйләде.

Аның сүзләренчә, диктант уздыру датасы очраклы гына сайланмаган. «Бөтенроссия тарихи диктанты илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелә. Шуңа күрә аны безне берләштергән нәрсә – Россия тарихы белән каршы алуыбыз символик мәгънәгә ия», - дип аңлатты спикер.

Акциядә катнашучыларга 40 сорауга җавап бирергә туры киләчәк, алар катлаулылыкка карап өч дәрәҗә буенча бүленгән. Биремнәрне үтәү өчен IX гасырдан XX гасырга кадәр Россиянең бөтен тарихын искә төшерергә туры киләчәк. И.Попов сөйләгәнчә, диктант та урта гасыр миниатюралары сурәтләнгән сораулар да очрый. Һәрбер бирем өчен җавап вариантлары тәкъдим ителә. Биремнәрне үтәүгә бирелгән вакыт 45 минут тәшкил итә. «Сораулар һәркемгә кызык булырлык итеп төзелгән: Россия тарихы белән яңа таныша башлаучылар өчен дә, аны яхшы белүчеләр өчен дә. Минем уйлавымча, һәркем үзе өчен яңа нәрсә белә алачак», - дип билгеләп үтте акцияне оештыручы.

Акциядә катнашучылар өчен шулай ук үз белемнәрен онлайн-форматта тикшерү мөмкинлеге каралды. Казанда офлайн-мәйданчыкта диктант язарга теләүчеләрне дә исәпкә алып, барлыгы 500 гә якын кеше теркәлгән. Нәтиҗәләр белән алар 10 нчы ноябрьгә кадәр таныша алачак. Җаваплардан тыш, һәркем электрон почтага акциядә катнашу турында сертификат алачак.

И.Попов сүзләренчә, бөтенроссия тарихи диктанты – «Тарих волонтерлары» хәрәкәте белән башланып киткән тарихи агарту елының соңгы вакыйгасы. Берләшмә үзе быел барлыкка килде, аның эгидасы астында элек төрле экспедицияләр, лекцияләр һәм башка чаралар үткәрелде. «Миңа калса, моңа кадәр бездә тарихи диктант булмавы сәер тоела, чөнки илебез тарихы – безне, ягъни Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләрне берләштерә торган әйбер. Бу юкка чыгарып булмый торган нәрсә», - диде спикер.

Хәзерге дөньяда кеше тормышына теге яки бу яктан үтеп керә торган Ватан тарихын һәм тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүнең мөһимлеген бәяләп бетереп булмый, дип саный КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова. Аның сүзләренчә, югары уку йортының Казанда диктант уздыру мәйданчыгына әверелүе очраклы түгел. «Нәкъ менә КФУда 1804 елдан башлап, Казан Император университеты оешканнан бирле, тарихи юнәлештәге белгечләр әзерлиләр. Һәм бүгенге көндә Халыкара мөнәсәбәтләр институтында киң спектрлы тарихи юнәлештәге белгечләр әзерлиләр – бу тарих, педагогик белем, культурология һәм башкалар», - дип аңлатты А.Имаметдинова.

Ул билгеләп үткәнчә, КФУ студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылары мондый акцияләрне даими хуплыйлар, мәсәлән, «Җиңү диктанты», зур этнографик диктант, рус теле буенча тоталь диктант һәм инглиз теле буенча бөтенроссия диктанты.

«Укытучыларның төп бурычы – киләчәктә бөтен Россия тарих фәнен үстерәчәк балаларны үстерү», – дип ассызыклады спикер.

Тарихи диктант бүген КФУда уза торган бердәнбер чара түгел, дип өстәде ул. Шулай итеп, бу көн ике лаборатория ачылышы белән билгеләнде. Беренчесе рухи-әхлакый тәрбия үсеше технологияләренә багышланган, икенчесендә ориенталистика кысаларында цифрлы технологияләр белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук югары уку йортында Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевскийның лекциясе планлаштырылган. Моннан тыш, университетка мәртәбәле кунаклар сыйфатында Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Николай Макаров һәм Азәрбайҗанның Милли фәннәр академиясе каршындагы Буниятов исемендәге көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Шахин Мостафаев киләчәк. «2013 елда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты төзелүен билгеләп үтү шатлыклы күренеш, һәм бүген безнең институт туган көнен бәйрәм итә», – дип уртаклашты А.Имаметдинова.

Тарихи диктант темасына әйләнеп кайтканда, ул акциянең Россиядә беренче тапкыр үткәрелүенә игътибар итте. «Без тарихны популярлаштыру белән кызыксынабыз. Ел саен тарихи юнәлешләргә бик күп бюджет урыннары бүлеп бирелә. Безнең өчен иң мөһиме: акыллы балаларның БДИ, тарих буенча керү имтиханнарын тапшырып, безгә укырга килүләре һәм, әлбәттә, илебезнең югары уку йортларын сайлавы. Алга таба без нәкъ менә 9-11 нче сыйныф укучыларын бу диктантка һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында җәлеп итәргә телибез. Минемчә, бүгенге көн – үсеп килүче буын белән эшләү өчен җитди старт», - дип аңлатты спикер.

Моннан тыш, быел ук диктантта катнашу өчен башка илләр вәкилләре, беренче чиратта, рус телендә сөйләшүче халкы булган (Казахстан һәм Молдова) теркәлгән. Киләчәктә акциягә чит ил студентларын, шулай ук укытучыларны җәлеп итү планлаштырыла. «Бездә 30 га якын туган тел укытучысы бар, алар рус телен дә, рус әдәбиятын да, рус тарихын да яхшы беләләр. Бу алар өчен чыннан да кызык булыр иде», - диде А.Имаметдинова.

Бөтенроссия тарихи диктанты Россия тарих җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге, Казан федераль университеты, GoodSurfing волонтерлар оешмасы һ.б. ярдәмендә үтә.

Барлык яңалыклар