Ел башыннан социаль фондның колл-үзәге 35 меңләп татарстанлыга консультация биргән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Ел башыннан 35 меңләп татарстанлы Россия Социаль фондының республика бүлегендә консультация алды. Республикада яшәүчеләрне күбрәк больничныйлар буенча түләүләр, йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособиеләр кызыксындыра.

Көн саен бер региональ колл-үзәк операторына 90 га якын шалтырату туры килә. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү сорауларына җавап бирә. Шалтыратулар +7(800)100-00-01 номеры буенча кабул ителә.

Консультацияләр шәхесне кодлы сүз ярдәмендә идентификацияләгәннән соң гына үткәрелә. Социаль фондның Татарстан бүлегендә код сүзен сайттагы шәхси кабинетта яки клиентлар хезмәтендә саклап калырга мөмкин дип аңлаттылар. Ул хәрефләр, саннар, сүзләр яки сүзтезмәләр комбинациясе рәвешендә булырга мөмкин, аны кирәк булганда алыштырырга мөмкин.

Код сүзе буенча белгечләр шәхси мәгълүматны үз эченә алган информация, аерым алганда, пенсия яки социаль түләүләр күләме, индивидуаль шәхси счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында җиткерәчәкләр.

Социаль фондка элек бирелгән гаризаларда күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда, өстәмә идентификацияләү мәгълүматлары кирәк булмаячак. Шул ук вакытта башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын яңгыратырга кирәк булачак.

2023-05-24T11:47:34+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.