Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2023, 14:20

Казанның торак массивларындагы юлларның 30% ы асфальт-бетон белән капланачак

Ике ел эчендә поселокларның урам яктыртуы белән тәэмин ителеше 56% тан 70% ка кадәр арткан

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче август, Диана Жиленкова). 2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Сухая река, Отар, Самосыр торак массивларында урамнар яңартылачак. «Урам-юл челтәрен ремонтлау» программасы буенча эшләр Борисково, Иске Горки, Константиновка, Царицыно һ.б. поселокларга кагылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

Борисоглебск һәм Киндери күперләрен реконструкцияләү, Күзәмәт күперен капиталь ремонтлау һәм Отарда монастырь ермагы аша күпер төзү эше алып барыла.

«Агымдагы елны исәпкә алып, юл эшләре программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча торак массивлардагы юлларның 30% ы асфальт-бетон белән капланачак», - дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.

Ул узган ел Салмачы, Нагорный, Вознесение һәм Мирный поселокларында урамнар ремонтланганын искәртте.

«Безнең ишегалды» программасы буенча поселокларда 163 территория төзекләндерелде

2021 елда поселокларны урам яктыртуы белән тәэмин итү 56% тәшкил иткән, ә бүген бу күрсәткеч 70% ка җиткән. Быел Борисково, Мирный, Вишневка, Константиновка һ.б. поселокларда 520 яктырту җайланмалары төзекләндереләчәк.

Шәһәр поселокларында үзәкләштерелгән яктырту булмаган тагын 230 урам кала. Аларда челтәрләр салу, терәкләр һәм яктырткычлар урнаштыру өчен 400 млн сумга якын акча кирәк. Финанслауның хәзерге күләме белән биш ел дәвамында әлеге бурыч үтәләчәк.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча поселокларда 163 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Быел эшләр Яңа Аракчино, Залесный, Юдино, Северный, Отар, Мирный, Кече Клыки, Сосновка һ.б. поселоклардагы 44 ишегалдына кагылачак.

Нокса буйлап 3,5 км озынлыктагы бердәм парк зонасы булдырыла, ул «Весна» торак комплексының хәзерге паркыннан Green торак комплексының төзелә торган паркына кадәр сузылачак.

200 гә якын контейнер мәйданчыгы булдырырга кирәк

Хәзерге вакытта поселокларда 417 контейнер мәйданчыгы җиһазландырылган, тагын 198 не төзергә кирәк. Ике ел эчендә бюджет акчасына 23 торак массивта 62 контейнер һәм бункер мәйданчыгы булдырылган һәм яңартылган. Ә быел шәһәр бюджетында төзелеш, ремонт һәм карап тотуга 51 млн сум каралган, яңа каты көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыклары булдыру өчен 52 урын билгеләнгән.

«Мәйданчыклар төзегәндә алар өчен җир дефициты проблемасы барлыкка килә, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – 25 чүп җыю урыны югалтылган. Ел ярым дәвамында без контейнер мәйданчыклары өчен җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә куярга тырыштык. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыннан, Архитектура идарәсеннән контейнер мәйданчыклары өчен җирне шунда ук резервлауны сорыйм».

Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.08.2023
Видеорепортаж
14.08.2023 12:36
Газ кертү программасы буенча Казан поселокларында 680 йорт газга тоташтырылган
Барлык яңалыклар