В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер сәгать эчендә пассажир бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). «Трамвай 60 минут» күчеп утыру тарифын эшләтеп җибәргәннән соң ике ай эчендә Казанда аннан 3 меңләп тапкыр файдаланганнар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП. Ул трамвай маршрут челтәрен оптимальләштерү кысаларында 2 нче июльдән эшли башлады. Транспорт картасы буенча әлеге тарифлы пассажир бер сәгать эчендә теләсә кайсы маршруттагы трамвайдан трамвайга теләгән кадәр бушлай күченеп утыру мөмкинлегенә ия. Мондый очракта билгеләнгән түләү 31 сум тәшкил итә.
Бушлай күчеп утыру белән йөрү өчен пассажирларга транспорт картасы сатып алырга һәм яңа тариф сайларга, яисә кулланыштагысын файдаланырга – картадагы акчаны тулысынча сарыф итәргә һәм элеккеге тарифны яңасына алыштырырга кирәк.
Моннан тыш, 2021 елның 16 нчы августыннан Казанда «МЭТ-45» күчеп утыру тарифы гамәлдә, аның ярдәмендә пассажирлар 45 сумга 45 минут эчендә бер электр транспортыннан икенчесенә бер тапкыр күчеп утыра алалар.
Исегезгә төшерәбез, июль аеннан Татарстан башкаласында трамвай маршрутларының яңа схемасы эшли башлады. 3 маршрут барлыкка килде, елга портына кадәр маршрут торгызылды, ә гомуми трамвай челтәре бер ярым тапкыр диярлек – 146 км дан 247 км га кадәр артты.