В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуңа бәйле рәвештә 20 нче һәм 21 нче июльдә Һади Такташ урамы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярышларның беренче көнендә ярымфинал һәм финал стартлары узачак. Финалның 1/2 өлешендә спортчыларга ярты чакрымга йөзәргә, 13,5 чакрымга велосипедта узарга һәм 3,5 чакрымга йөгерергә кирәк булачак. Финалда егет-кызларны 300 метрга йөзү, сигез километрга велосипедта йөрү һәм 2 км дистанциягә йөгерү көтә.
Шулай ук бу көнне Балалар лигасының дүртенче этабы кысаларында триатлон буенча республика ярышлары да узачак. Анда 9-12 яшьлек 135 яшь триатлончы катнашачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 18:00 сәгатьтә булыр дип көтелә.
21 нче июльдә 8:00 сәгатьтә егетләр һәм кызлар арасында эстафеталар узачак. Һәр катнашучыга 250 метр йөзәргә, 3 чакрым велосипедта йөрергә һәм ярты чакрым йөгерергә туры киләчәк. Аннары 11:00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.
Ярышлар үткәрү сәбәпле 20 нче июльдә 6:00 дән 18:00 гә кадәр һәм 21 нче июльдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр Һ.Такташ урамы буенча, Даурия урамыннан Оренбург трактына кадәрге участокта, автомобиль транспорты хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды. Машина йөртүчеләрдән үз маршрутларын алдан ук планлаштыруны сорыйлар.