В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярыш Аккош күле урман-парк зонасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда спорт ориентлашуы буенча шәһәр беренчелеге 15-нче сентябрьдә узачак. Ярыш 7 яшьтән алып 19 яшькә кадәрге 200-гә якын катнашучыны берләштерәчәк. Шәһәрлеләрне ТР Спорт ориентирлашу федерациясе сайтында заявка калдырып, катнашырга чакыралар.
Беренчелек Аккош күле урман-парк зонасында узачак. Ярышлар 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон аша: 8(927) 676-56-90, шулай ук социаль челтәрдә Спорт Федерациясе берләшмәсендә белергә була.