Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2022, 10:54

Казанның «3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләр заводы» мобилизацияләнгән кешеләр өчен 200 кг чамасы гуманитар йөк җибәргән

Предприятие 150 мең сумлык медикаментлар, кием-салым һәм юу чаралары җыйган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). «3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләр заводы» АҖ Лисичанскида яшәүчеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен 150 мең сумлык 200 кг гуманитар йөк җыйган. Горький шоссесындагы складка медикаментлар, җылы курткалар, комбинезоннар, оекбашлар, юу чаралары һәм каһвә җибәргәннәр.

«Безнең мобилизацияләнгән кешеләргә һәм Луганск, Донецк, Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турында хат алгач, киңәшләштек тә кулдан килгәнчә ярдәм җыярга булдык, – дип уртаклашты предприятиенең коммерция хезмәте башлыгы Владимир Благов. – Солдатларга да, тыныч халыкка да кирәк булган әйберләр җыйдык».

В.Благов сүзләренә караганда, завод 100 мең сумлык гуманитар йөкнең бер өлешен үз акчасына сатып алган, калганын предприятие хезмәткәрләре тырышлыгы белән җыя алганнар. «Кемдер өйдән әйберләр алып килде. Әлегә без беренче йөкне генә җибәрдек, ләкин монда туктамаячакбыз. Алга таба да ярдәм күрсәтәчәкбез, тиешле әйберләр җыелгач, тагын бер кат җибәрәчәкбез. Кешеләр моңа аңлап якын килә. Бәлки, безнең ярдәм кемгә дә булса бик тә кирәк булыр», – дип сөйләде заводның коммерция хезмәте башлыгы.

Йөкнең беренче партиясе 11 нче ноябрьдә җибәрелде. В.Благов билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм җыю складын азык-төлек белән дә тулыландыра алалар. «Без атна саен нәрсә кирәклеген караячакбыз, һәм шуннан чыгып әйберләр һәм продуктлар китерәбез», – дип аңлатты ул.

Мобилизацияләнгән казанлылар арасында заводның ике хезмәткәре дә бар. Аларның гаиләләре матди ярдәм алган – һәркайсына предприятие хисабыннан 40-50 мең сум акча түләнгән.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казаннан Лисичанскига 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән 5 фура китте. Горький шоссесында урнашкан складтан йөк җибәрү барышын ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты. Аның сүзләренчә, ел ахырына кадәр «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте мондый өч рейс оештырырга планлаштыра.

Горький шоссесындагы склад гуманитар йөкләрне җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасы булып тора, анда иң кирәкле әйберләр: азык-төлек (тушенка, бәрәңге, макарон, көнбагыш мае, чәй, тоз), кием-салым (куртка, шарф, шапка, аяк киеме), гигиена чаралары (бәдрәф кәгазе, салфеткалар, сөлгеләр) һәм башкалар китерелә.

Казан халкы мохтаҗларга әйберләрне шәһәрнең төрле районнарында урнаштырылган гуманитар ярдәм җыю пунктларында тапшыра ала. Һәр нокта «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы логотибы белән билгеләнгән, алар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Шулай ук теләүчеләр, мәсәлән, дарулар түләү, планнан тыш медицина тикшерүләре һәм башка чыгымнарны каплау өчен мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләү максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Барлык яңалыклар