Турнирлар 25-27 нче март көннәрендә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
25 нче мартта ярышлар программасы Бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе кубогы этабыннан старт ала. Беренче булып 6 һәм өлкәнрәк яшьтәге спортчылар чыгыш ясаячак. Алга таба буги-вуги этабы узачак, анда массакүләм дисциплиналар тәкъдим ителәчәк. Акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары беренче ярыш көнен төгәлләячәк, спортчылар буги-вуги дисциплиналарында чыгыш ясаячак.
Шимбә көнне, 26 нчы мартта, бөтенроссия ярышлары кысаларында 7 дисциплинада медальләр уйнатылачак. «М класс-микст», «Формейшн-микст» һәм «А класс-микст» кебек дисциплиналарда илнең иң көчле спортчылары, гамәлдәге дөнья һәм Европа чемпионнары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышларның соңгы көнендә, 27 нче мартта, 5 дисциплинада иң көчле спортчылар чыгыш ясаячак.