В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йомычкалар шәһәрне төзекләндергәндә кулланылачак
Фото: «ПЖКХ» идарәче компаниясе
Казанлылар «Елки-палки» акциясе барышында 2500 ләп ылыслы агач җыйган. 13-31 нче гыйнварда шәһәрдә 23 пункт эшләде, анда чыршы һәм карагай агачларын эшкәртүгә кабул иттеләр.
Рекордлы сандагы агач, 500 ләп чыршы, Лаврентьев урамы, 10 адресы буенча урнашкан мәйданчыкта җыелган. Тагын 380 ләп чыршы Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге территориясендәге пункттан чыгарылган.
Җыелган ылыслы агачлар йомычка итеп эшкәртеләчәк, соңыннан шәһәрне төзекләндергәндә кулланылачак.
Ылыслы агачлар Казан Мэриясе һәм «Чиста уеннар» проекты белән берлектә «ПЖКХ» идарәче компаниясе тарафыннан җыелды.