Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары «Республика чыршысы»на һәм цирктагы тамашаларга бара алачак
Фото: Денис Гордийко
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров балаларга Яңа ел бүләкләрен тарату процессын максималь җаваплылык белән оештырырга кушты.
«Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен әлеге мәсьәлә яңа түгел, әмма ел саен бер-ике сигнал барлыкка килә: кайдадыр вакытында бүләкләр бирелмәгән, кайдадыр игътибарсыз калдырганнар. Мәгариф идарәсеннән бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүен һәм бөтен процессны контрольдә тотуын сорыйм. Район башлыкларыннан махсус операциядә катнашучы гаиләләрдәге балаларны ничек котлауларын аерым тикшерүләрен үтенәм, балаларга яхшы кәеф бүләк итәргә тырышырга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Казан хәрби хезмәткәрләренең балалары өчен махсус чаралар планлаштырылган. 17 яшькә кадәрге балалар 27 нче һәм 28 нче декабрьдә шәһәр циркында узачак Яңа ел тамашасына чакырылган. Бәйрәм тәбрикләмәсен һәм махсус бүләкне Казан Мэры Илсур Метшиннан 4,5 мең бала алачак.
Моннан тыш, җиде яшьтән алып 17 яшькә кадәрге – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары башка укучылар белән беррәттән ТР Рәисе катнашындагы «Республика чыршысы»на да бара алачак. Традицион Яңа ел чарасы 25 нче декабрьдә «Татнефть Арена»да була. Бу көнне мәктәп ашханәләрендә бөтен республикадан килгән укучылар һәм аларны озата баручы педагоглар өчен кайнар ризык оештырылачак.
Яңа ел тамашаларыннан тыш, шәһәрдә традицион рәвештә хәйрия акцияләре, шул исәптән «Теләкләр чыршысы» үткәрелә. Өч яшьтән алып 17 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яки инвалид балалардан гаризалар 1-15 нче декабрьдә кабул ителде. «Игелекле Казан» сайтына 450 мөрәҗәгать килгән, шуларның 150 се инде хәйриячеләргә тапшырылган. Акциягә шәһәр Мэры да кушылды – ул өч Казан баласының теләкләрен тормышка ашырачак.
30 нчы декабрьдән башланачак кышкы каникулларда Казан укучылары өчен күпсанлы ял чаралары планлаштырылган.
«8 нче гыйнварга кадәр өстәмә белем бирү учреждениеләрендә Раштуа тарихы һәм аны бәйрәм итү турында танып белү сәгатьләре, мастер-класслар, уен программалары, спектакльләр һәм спорт вакыйгалары узачак. Туган як тарихы белән шәһәр музейлары таныштырачак. Яңа ел тамашаларына Казан мәдәният йортлары һәм сарайлары, яшьләр һәм яшүсмерләр клублары, театрлар чакырыла, аларга «Пушкин картасы» һәм «Батыр» картасы буенча килергә мөмкин», – дип җиткерде Гүзәл Сәгыйтова.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко