В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда конкурс сынаулары башланды, аның нәтиҗәләре буенча туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләренең исемнәре билгеле булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Камилә Вилданова). Korston Club Hotel мәйданчыгында туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында II «Кунакчыллык йолдызлары» төбәкара һөнәри осталык фестивале старт алды, ул 22 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда илнең 22 төбәгеннән 120 ләп кеше катнаша, алар 10 номинациядә беренче урын өчен көрәшәчәк. Бүген конкурсантлар ярышларда катнаштылар һәм үз эшләрен тәкъдир иттеләр.
«Бу өч көн үзенчәлекле – туризмда профессионализм, үз эшеңә һәм сәнгатеңә мәхәббәт тантанасы. Бүген фестивалебез кайчандыр локаль булган конкурстан төбәкара дәрәҗәдәге вакыйгага әверелде. Барлык катнашучыларга да уңышлар, яхшы кәеф телим. Бүген кунакчыллыкның яраткан өлкәсе күк йөзендә йолдызлар кабызыйк, барыгызны да бәйрәм белән», - дип котлады катнашучыларны Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Ул шулай ук проектның хезмәт абруен күтәрүгә һәм туриндустрия хезмәткәрләренең мотивациясенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Моннан тыш, фестиваль эчендә барлыкка килгән аралашу кешеләрне яңа проектларга һәм казанышларга рухландырачак.
Быел беренче тапкыр туристлык предприятиеләре, рестораннар һәм кунакханәләр хезмәткәрләре белән беррәттән конкурста югары һәм урта уку йортлары студентлары да катнаша алды.
Әйтик, иң яшь конкурсантларның берсе Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты каршындагы колледж студенты Булат Әхмәтгалиев булды, аңа нибары 16 яшь. Ул «Иң яхшы сити-блогер» исеме өчен көрәшә. Укучы үзенең социаль челтәрләрендә, нигездә, җирле рестораннар, кафелар һәм каһвәханәләр белән таныштыра, шулай ук кызыклы контент урнаштыра. Аның аудиториясе 69 меңнән артык кеше тәшкил итә.
«Мин үз шәһәремне яратам һәм аңа сокланам. Казан туристларны җәлеп итә торган заманча шәһәргә әверелде дип саныйм. Минем язылучыларым арасында башка шәһәрләрдә, республикаларда һәм хәтта илләрдә яшәүчеләр дә бар. Аларга чыннан да Татарстан башкаласында ничек яшәүләре, «җирле халыкның нәрсә белән сулаулары» кызыклы», – дип уртаклаша Булат Әхмәтгалиев.
Бу номинациядә катнашучылар үзләрен сәхнәдә тәкъдим иттеләр, әмма жюри әгъзалары төп игътибарны турыдан-туры аларның блогларына бирде. «Без уникаль эчтәлеккә, колачларга, катнашу дәрәҗәсенә һәм сыйфатка карыйбыз. Шулай ук аудиториядән алынган элемтәнең никадәр актив һәм тугры булуын тикшердек. Димәк, без объектив рәвештә саннар һәм статистика буенча да, субъектив рәвештә блогерның йогынты дәрәҗәсе һәм башкалар буенча да бәяләдек», – дип сөйләде комиссия рәисе Светлана Лола.
Тагын бер конкурсант Кирилл Баркин Казанга Арзамастан килгән. Ул Түбән Новгород музей-тыюлыгында эшли, ә үзенең блогында туган шәһәре турында сөйли. Конкурсант проектта инде икенче тапкыр катнаша. Узган ел Кирилл Баркин икенче урынны алды.
«Иң яхшы бармен» номинациясендә Казан, Әлмәт һәм Болгардан 12 кеше көч сынашты. Жюри рәисе Ринат Әсләмов уртаклашканча, катнашучылар автор эчемлекләрен тәкъдим итәргә яки классиканың яңача күрсәтергә тиеш. Төп критерийлар булып коктейльнең визуаль өлеше, тәкъдим итү, тәме һәм хуш исе тора. Шулай ук барменнарның үзләрен ни дәрәҗәдә ышанычлы тотулары, аларның эшләрен тәкъдим итүләре дә бәяләнде. Моннан тыш, конкурсантның тышкы кыяфәте эчемлек концепциясенә туры килергә тиеш.
Райан Миңнемуллин комиссиягә төрки милли десерт чәкчәк рецепты белән илһамланган эчемлек тәкъдим итте. Бармен үзенең презентациясендә ризык турында риваятьне искә төшерә. Райан Миңнемуллин ясаган эчемлек милли традицияләрне генә түгел, гаилә традицияләрен дә чагылдыра. Катнашучы сөйләвенчә, аның әбисе бу ризыкны камилләштергән, аңа ваниль кузагы һәм вакланган әфлисун кабыгы өстәгән.
Катнашучылар «Иң яхшы аш-су остасы» номинациясендә 100 балл җыя алганнар. Конкурсантлар ике төрле бирем үтәгән: теоретик һәм практик. Беренче өлешкә техник-технологик картаны дөрес төзү, ГОСТка туры килү һәм ризык әзерләүне күрсәтүче технологик схема керә. Практик биремдә иң югары 20 балл белән тәме бәяләнгән. Бишәр балл тышкы күренеш, төс, текстура, ис, санитар нормаларны үтәү һәм башкалар өчен каралган. Ләкин максималь баллны беркем дә ала алмады, дип таный комиссия.
«Конкурсантлар теоретик өлешкә начар игътибар бирәләр. Әмма моның өчен алынган баллар пешекчегә призлы урынга чыгарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте конкурсның даими эксперты, бер ресторанның шеф-повары Станислав Корнилов.
ТР башкаласына «Кунакчыллык йолдызлары»нда катнашу өчен, казанлылардан тыш, Волгоград, Курск, Новочебоксарск, Түбән Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт аш-су осталары килде. Барлыгы 22 конкурсант булган.
Шулай ук проектта «Иң яхшы портье», «Эчке һәм чит илдән килүчеләр туризмы буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы хезмәтче кыз», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы кондитер», «Ресторанның иң яхшы менеджеры» һәм «Күтәрелеп килүче йолдыз. Эчке һәм чит илдән килүчеләр туризмы буенча менеджер» номинацияләре тәкъдим ителгән. Быел 200 дән артык кеше катнашырга гариза бирде. Беренче этап дистанцион рәвештә узды – социаль челтәрдә видеопрезентацияне йөкләргә кирәк иде, шуннан соң экспертлар конкурсантларны офлайн этапка сайлап алдылар.
Нәтиҗәләр Казан Ратушасында 22 нче декабрьдә Мэр Илсур Метшин катнашында ясалачак. Жюри һәр номинациядә өч җиңүчене билгеләячәк. Конкурста катнашучылар диплом, истәлекле бүләкләр, кубок, 50 мең сум күләмендә акчалата сертификат һәм башка бүләкләр алачак.
Фестивальне шәһәр Мэриясе һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе ярдәме белән Казанның Туризмны үстерү комитеты үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска 120 дән артык туристлык өлкәсе вәкиле гариза җибәргән. Төбәкара этап нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары тугыз номинациядә 26 җиңүче һәм призер билгеләделәр. Бүләкләрне Илсур Метшин тапшырды.