Бу атнада беренче 14 гаиләгә һәр конкрет баланың үзенчәлекләре һәм ихтыяҗлары өчен җайлаштырылган комплектлар тапшырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь, Алена Мирошниченко). Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 100-ләп бала һәм яшүсмер бушлай махсуслаштырылган кием алачак. Беренче 14 гаиләгә конкрет баланың үзенчәлекләре һәм ихтыяҗлары өчен җайлаштырылган комплектлар 5-нче июньдә үк тапшырылачак инде. Бу хакта KZN.RU порталына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кием тегү буенча GT Dress Казан ательесын оештыручы Дәлия Гайнанова хәбәр итте.
«Соңгы вакытта безгә кием-салым белән ярдәм итүне сорап күпсанлы үтенечләр килде. Шуңа күрә без Балаларны яклау көне уңаеннан шундый акцияне башлап җибәрергә булдык. Һәр гаризаны без шәхсән якын килеп карыйбыз. Барысы да төрле комплектлар алачак, чөнки кемгәдер костюм, кемгәдер - боди һәм күкрәк яулыклары кирәк, алар, мәсәлән, селәгәй бүленеше югары булган балалар өчен кирәк, - дип сөйләде Дәлия Гайнанова. - Без һәр баланың үлчәмнәрен алдык, туры килә торган кием сайлау өчен, аларның авырулары хакында белештек».
Исегезгә төшерәбез, зур булмаган җитештерүдән үсеп җитешкән остаханә бүген үзенчәлекле балалар өчен бик кирәкле, уникаль продукцияне җитештерә. Ательеда киемнәрнең уникаль модельләрен эшли алганнар - алар уңайлы, синтетикасыз тукымалардан тегелгән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның физик үзенчәлекләренә туры килә. Җайлаштырылган кием ата-аналарның һәм балаларның тормышын җиңеләйтә, киенү һәм кием алыштыру вакытын кыскарта, тернәкләндерү чоры өчен, көндәлек киюдә, шулай ук операциядән соңгы чорда уңайлы.
Уңайлы модельләр арасында - ачык төстәге банданалар һәм пөхтә шарфлар рәвешендәге изүлекләр, «ятып авырган» балалар яки яңа гына операция кичерүчеләр өчен уңайлы функциональ бодилар, толстовка һәм чалбарлар. Аутизмлы балалар өчен, мәсәлән, уку процессыннан читкә тайпылмасыннар өчен, төймәләү чылбырлары арткы якта урнаштырылган костюмнар эшләнгән. Гомумән алганда, GT Dress ательесы уйлап тапкан төп ноу-хау - әйберләрнең функциональлеге һәм чишенүдә уңайлылыгы, шулай ук каптыру өчен уңайлы төймәләү чылбырлары, төймәләр һәм магнит тасмалар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар социаль челтәрләр аша иганәчеләр тарафыннан бирелгән, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты хисабына җыелган акчаларга бүләкләр алачак. Д.Гайнанова сүзләренчә, акция кысаларында социаль челтәрләрдә 80 мең сумга якын акча җыя алганнар. Кием комплектына уртача чек якынча 1,5 мең сум тәшкил итә. «Шуңа өстәп, без үзебездән күкрәк яулыклары бүләк итәчәкбез», - дип өстәде GT Dress компаниясе оештыручысы.
«Без барлык мохтаҗ гаиләләрне мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итәргә тырышабыз, бездән моңа кадәр кием рәвешендә ярдәм алмаган кешеләрне сайларга тырышабыз», - диде Д.Гайнанова. Казан ательесына заявкалар Татарстан шәһәрләреннән, шулай ук Мәскәүдән килә. Моннан тыш, әйберләрнең бер өлеше хоспистагы 6 гаиләгә тапшырылган.
Бүләкләр алырга теләүчеләр исемлекләре социаль челтәрләрдәге остаханә сәхифәләрендә формалаша. Мохтаҗлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.