Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2023, 13:25

Татарстаннан якынча 1,3 мең гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады

2023 елдан башлап, ярдәм чарасы 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлаган. Аларның 150 дән артыгы 3 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк балага түләү рәсмиләштергән.

2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы булган ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдалана иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү генә каралган иде.

Айлык түләү гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул аена 11 852 мең сум.

Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача керем бер кешегә, ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә, ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып, түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.

Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга 2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү туктатылачак. Аны билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10 эш көне эчендә карала. Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.

Барлык яңалыклар