В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Портал редакциясе «Старттагы профессионаллар» махсус номинациясендә бүләкләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Казанның KZN.RU рәсми порталы «Россиядә эшкуарлык: тарих, проблемалар, уңышлар» VIII Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Стратегик инициативалар агентлыгы оештырган конкурсның нәтиҗәләрен Мәскәүдә лауреатларны бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Портал редакциясе «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) милли чемпионатында һәм Worldskills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларның уңыш тарихлары турындагы материаллары өчен «Старттагы профессионаллар» махсус номинациясендә бүләкләнде. KZN.RU язмаларына конкурста катнашучы 2400 заявка арасында югары бәя бирелде.
«Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге бүләген конкурсның жюри рәисе, «ТАСС» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Сергей Михайлов тапшырды. Конкурс «Ворлдскиллс Россия» берлеге һәм Мәскәүдә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан җиде номинация һәм ике махсус номинация буенча үткәрелде.