Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2022, 16:42

«Үзебезнекен тыңларга вакыт»: Горький паркында «Итил» фестивалендә этник музыка башкаручылар чыгыш ясый

Казан халкы һәм кунаклары өчен төп һәм кече сәхнә, ярминкә һәм фуд-корт эшли.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче август, Диана Жиленкова). Казанның Горький паркында Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале ачылды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төп һәм кече сәхнә эшли, анда этник музыка башкаручыларның чыгышларын, шулай ук ярминкә һәм фуд-кортны карарга мөмкин.

Фестиваль кунакларына сәламләү сүзе белән ТР яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов мөрәҗәгать итте. «Үсеп килүче буынга халыкның мәдәни мирас байлыгы мөһим һәм актуаль булсын өчен, барысын да эшләргә кирәк», – диде ул.

«Итил»нең иң беренче чиратта яшьләргә мөрәҗәгать итүен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да ассызыклады. «Яшьләр милли мәдәният белән кызыксынамы, дигән сорау бирдек. Бүген җаваплар табачакбыз», – диде ул. Аның сүзләренчә, этнофестивальне киләчәктә дә уздыру мөһим, чөнки әлеге чара ярдәмендә ел саен музыкада яңа исемнәр ачыла.

24 нче һәм 25 нче августта Казанда Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы узачак, ул актуаль социаль проблемалар буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак, дип хәбәр итте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Аның фикеренчә, бүгенге көндә «Итил»не үткәрү форум эшенең башы булып тора. Ул фестиваль программасына «ЭтноLife» бөтенроссия музыкаль проекты финалистлары чыгышы да керүен искәртте. «Бу – «Итил» һәм «ЭтноLife» зур дуслыкның башы, дип саныйм», – дип тәмамлады сүзен ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

«Безгә үз музыкабызны тыңлар вакыт җитте, – дип билгеләп үтте «ЭтноLife» проекты авторы һәм җитәкчесе, Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге. – Безнең илдә 192 халык яши. Бу бик зур байлык, әйдәгез, аны кулланыйк».

Музыкантларның сүзләренә караганда, «Итил»нең төп идеясе – күпмилләтле ил халыкларының мәдәниятен берләштерү. «Без этник музыка күбрәк, ешрак яңгырасын өчен, яшьләр аны тыңласын өчен җыелдык», – ди Vetka фолк-төркеме катнашучысы Светлана Шульдешова.

Бүген паркка килүчеләр музыка күптөрлелеге белән генә түгел, Идел буе халыкларының кухнялары белән дә таныша алалар – фестивальдә милли ризыклар тәкъдим ителгән фуд-корт эшли. Әйтик, павильоннарның берсендә камыр эченә төрле эчлекләр салынган, кәрҗин формасында ясалган ризыкны авыз итәргә була. Ижевскидан килгән кулинария эшләнмәләре авторы Евгения Волостнухина сүзләренә караганда, алар төрле фестивальләрдә еш катнаша. «Кунаклар ризыкны бик теләп ала, аларга ошый. Безнең өчен бу иң мөһиме, кунакларны яхшы кәеф белән сыйларга телибез», – диде ул.

Фестивальдә ярминкә эшли, анда аксессуарлар, савыт-саба, кием-салым һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителә. Теләүчеләр шулай ук мастер-классларда катнаша ала. Балалар әти-әниләре белән бергә каллиграфия нигезләрен һәм милли орнаментлар өйрәнәләр.

Кайбер казанлылар фестивальгә очраклы рәвештә эләккән, икенчеләре махсус әлеге чарага дип килгәннәр. «Без Чуашстаннан. Мин бирегә әнием, сеңелем һәм тагы бер туганым белән килдем. Төрле халыкларга багышланган бәйрәмгә килү бик кызык булды. Әлеге атмосфераны тоясым килде», – дип сөйли фестиваль кунагы Ирина Кашкарова. «Бу безнең төбәк өчен яхшы чара, халыклар күп бит. Хәзерге вакытта иң мөһиме – берләшү», - дип билгеләп үтте ул.

Идел буе халыкларының «Итил» фестивале 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Концерт программасының хедлайнерлары – башкаручы Тина Кузнецова һәм электрон хип-хоп-дуэты АИГЕЛ. Фестивальнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль беренче тапкыр ТР башкаласында узган ел «Казан» гаилә үзәге территориясендә узды. Чара бер сәхнәдә бөтен Идел буеннан дистәләгән яшь төркемнәрне берләштерде. Концертның хедлайнеры Евровидение катнашучысы, җырчы Манижа булды.

Фоторепортаж
Горький паркында Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте «Итил» фестивале уза
Видеорепортаж
20.08.2022 13:46
Горький паркында «Итил» фестивале старт алды
Барлык яңалыклар