Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2025, 18:26

Посылка алу омтылышы Казанда яшәүчене 260 мең сумнан мәхрүм иткән

Аферачылар ир-атны хәбәрләрдән кодларны атарга күндергән

Казаннан пенсионер, мошенникларның хәйләләренә эләгеп, 260 мең сум һәм 500 евро югалткан.

Зыян күрүче сүзләренчә, мобиль телефонга аңа танылган сайтларның берсенең сервис хезмәтеннән шалтырату кергән. Ят кеше, килгән посылканы ир кешегә алырга кирәк, дип хәбәр иткән. Моның өчен җинаятьче хәбәрдән кодларны яңгыратуны сораган. Бернәрсәдән дә шикләнмичә, пенсионер әңгәмәдәшенә кирәкле саннар җыелмасын әйтеп биргән.

Шуннан соң зыян күрүче төрле структураларның ялган вәкилләреннән шалтыратулар ала башлаган. Мошенниклар ир-атны аның исеменнән аферачылар тарафыннан рәсмиләштерелгән кредит белән куркытканнар һәм хисапларын куркынычсыз итәргә тәкъдим иткәннәр. Акчаларның сакланышы өчен борчылып, пенсионер курьер аша үзенең барлык акчаларын тапшырган.

Әлеге факт буенча «Сафиуллин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

Идарә тармагында искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны һәрвакыт яңадан тикшерергә кирәк һәм беркайчан да билгесез хисап язмасыларына акча күчерергә ярамый. Тикшерелмәгән чыганаклардан шикле сылтамалар буенча күчәргә кирәкми.
Барлык яңалыклар