Узган атнада, 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр, Казанда 376 бала тууы теркәлгән: 199 малай һәм 177 кыз.
Еш кына малайларга Әмир, Эмир, Тимур, Әмин, Алим, Матвей, Алмир, Раян, Лев, Артур, Александр, дип исем кушканнар, ә кызлар арасында иң популяр исемнәр Малика, Василиса, Есения, Мирослава, Әминә, Кира, Амалия, Варвара, Милана, Айлин, Эмилия һәм Амелия булган.
Ясин, Исхак, Галиәсгар, Клим, Мирлан, Филипп, Дэвид, Халид исемнәрен казанлылар улларына сирәк кушканнар, ә кызлар исемнәре арасында Арита, Агата, Аврора, Шадида, Зилә, Далия, Севиль һәм Сөмбел сирәк очрый.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 150 пар өйләнешкән, дип хәбәр иттеләр ГХАТ идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, тугыз ай эчендә Казанда 14 мең 420 бала
туган — бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,4% ка күбрәк. Миллионлы шәһәрләр рейтингында Татарстан башкаласы 1 мең кешегә исәпләгәндә халыкның табигый үсеше буенча икенче урында тора.