Чара ТР башкаласында октябрьдә узачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Бу үсеш алган транспорт челтәре дә, туристлык инфраструктурасы да һәм, гомумән, биредә уңайлы заманча шәһәр мохите булдырылган», – дип аңлатты спикер. Моннан тыш, Юрий Ушаков фикеренчә, ТР җитәкчелегенең халыкара форумнарны уздыруда тәҗрибәсе зур, чөнки Казан ел саен диярлек үзендә дөньякүләм чараларны уңышлы кабул итә.
Ил президенты ярдәмчесе, саммитка һәм берләшмә дәүләтләренең күпсанлы делегацияләрен каршы алуга әзерлек эшләрен реаль вакыт режимында контрольдә тоту максатыннан, оештыру комитеты әгъзаларының Казанга даими рәвештә сәфәр кылулары турында да искәртте.
«Оештыру комитеты Татарстан җитәкчелеге, шулай ук әлеге масштаблы вакыйга уңаеннан шәһәр алдында торган конкрет практик бурычларны хәл итү өчен җаваплы һәркем белән тыгыз элемтәдә», – дип ышандырды Юрий Ушаков ТАСС белән әңгәмәсендә.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС берләшмәсендә рәислек итү Россиягә 1 нче гыйнварда күчте, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә 200 дән артык чара үткәрү күз алдында тотыла. 2024 елның октябрендә Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты рәислек итүдә төп вакыйга булачак.