28-нче июньнән 4-нче июльгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәме 8265 чакыру үтәгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Узган атнада, 28-нче июньнән 4-нче июльгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8265 чакыру үтәгән, шул исәптән 1413 тапкыр – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7349, төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 209-ң чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 51 очракта миокард инфаркты. Бала табу очракларына табиблар 94 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләрен 822 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 54 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 48 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 30 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, 17 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын булган урыннарга үтәгән, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.