Кремль яр буенда урнашкан FIFA билет үзәгендә аларны алырга яисә бастырып чыгарырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда Fan-ID җанатар паспортын дүрт пунктта алып була. Аларның берсе Кремль яр буенда урнашкан. Биредә билет алырга яисә чыгартырга өлгермәгән тамашачылар FIFA билет үзәгенең хезмәтеннән файдалана ала. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә комитет җитәкчсенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Кремль яр буенда урнашкан билет үзәге атнага 7 көн 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли, матч көннәрендә ул уен башланырга 3 сәгать кала ачыла һәм уен бетү белән ябылачак.
Уеннарга керү өчен билет белән бергә җанатар паспортын да алырга кирәк. “Родина” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан үзәк атна буе 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Тагын бер үзәк Кремль яр буенда урнашкан. Өстәмә офис Четаев ур., 10 сдресы буенча эшли.
Тамашачылар уңайлылыгы өчен матч көнне 9.00 сәгатьтән стадион янында 3 үзәк эшләячәк. “Казан аэропортында проблемаларны чишү офислары оештырылды, чөнки җанатар паспорты 4 июньнән 25 июльгә кадәр виза да булып тора”, - дип аңлатты Д.Фәттахов.