Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 18:49

XII Республика ифтарына билетны Казан мәчетләрендә яки мөхтәсибәтләрдә алырга мөмкин

Ифтар уза торган урынга шәһәр яны поездларында махсус бушлай рейслар оештырылачак

Фото: Денис Гордийко

XII Республика ифтарына билетны Татарстан мәчетләренә яисә мөхтәсибәтләргә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Быел билетлар электрон форматта биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә.

29 нчы мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ифтар мәҗлесенә 12 мең кеше: Татарстан мөселманнары, шул исәптән мохтаҗлар һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм башкалар чакырылачак.

Авыз ачу вакыты кергәнче, ифтарда катнашучыларны Россиядәге Гаилә елына, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елына багышланган мәдәни программа көтә. Шул ук мәйданчыкта хәләл-маркет, Диния нәзарәте бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшләячәк.

Ифтарда катнашучыларның барысына да мүсхәф – Коръәннең яңартылган «Казан басмасы» бүләк ителәчәк. Махсус тираж татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә бушлай тарату өчен бастырылган.

XII Республика ифтары уза торган урынга кадәр шәһәр яны поездларында махсус рейслар оештырылачак. Бушлай бару һәм кайту өчен Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә.

Поездлар түбәндәге расписание буенча йөреячәк:

«Казан-Пасс» – «Казан халыкара аэропорты»: 14:40, 16:00;

«Казан халыкара аэропорты» – «Казан-Пасс»: 19:45.

Шәхси транспортта барырга планлаштыручылар автомобильләрен «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге янындагы парковкада бушлай калдыра алачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда XII Республика ифтарын уздыру өчен 700 волонтер җәлеп ителәчәк. Алар мәҗлес кунакларын каршы алачак, күмәк намаз укуны оештыруда, ризыклар таратуда һәм аларны җыештыруда катнашачак.

Барлык яңалыклар