В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Рубин» үз кырында «Уфа»ны кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Бүген 19.30 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында премьер-лига командалары арасында Россия чемпионатының 25-нче туры матчы башлана - «Рубин» үз кырында «Уфа»ны кабул итәчәк. Казан полициясе җанатарларга футбол матчына алдан килергә тәкъдим итә, чөнки уен алдыннан гадәттәгечә тикшерү процедурасы оештырылачак.
Матч вакытында җәмәгать тәртибен 200-гә якын полиция хезмәткәре, Росгвардиянең 110 хезмәткәре, 275 контролер-тикшерүче һәм 44 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре тәэмин итәчәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.