В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киров районында мигрантларның акчаларын үзләштергән ир-ат тоткарланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Татарстан ЭЭМ караклыкта гаепләнүче ир-атның корбаннарын эзли. Ул 23 гыйнвар көнне Казанның Киров районында тоткарлана.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 2014 елдан Яшел Үзән районында яшәүче 54 яшьлек ир-ат мигрантларга Россиядә вакытлыча яшәп торырга рөхсәт яисә гражданлык алуда ярдәм тәкъдим иткән. Үзенең ярдәме өчен ул 60 мең сумнан 200 мең сумга кадәр алган, акча алу белән юкка чыккан. Полиция ир-атны Росгвардия махсус отряды белән берлектә оештырылган операция вакытында тоткарлый. Аңа каршы җинаять эше ачылган.
“Полиция тоткарланучының 9 охшаш фактка катнашы булуын ачыклады. – дип сөйли РТ ЭЭМ матбугат хезмәте хезмәткәре Игорь Простатов. – Ләкин полиция әлеге кешенең корбаннары күбрәк булырга мөмкин, дип исәпли”.
Тоткарланучы гамәлләреннән зыян күргән кешеләрне ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсенә (843) 291-35-78 һәм (843) 291-35-36 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.