Яшь кешегә карата җинаять эше кузгатылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Егет җиңел акча алырга теләгәнен Һәм интернетта белдерү табуын җиткерә. Эш ТРның төрле районнарында яшерен урыннар оештыруны таләп иткән. Полиция белән очрашуга кадәр казанлы тугыз төргәк яшерергә өлгергән.
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 228.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Моңа кадәр яшь кешене РФ Җинаять кодексының 6.9 маддәсенең 1 нче өлеше – «Табиб билгеләмәсе булмый торып, наркотик матдәләр яки яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр куллану...» буенча административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде.