В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эчке эшләр органнарының 129 хезмәткәреннән 51 төркем төзелгән, алар шулай ук сәүдә объектлары эшен тикшерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 1980 кешегә артты, шуларның 914е - Казаннан. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. Штабны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
Сугыш ветераннары өчен ясалган госпиталь10-нчы майдан алып инфекцияле пациентларны кабул итү өчен җиһазландырылган, дүрт көн эчендә ул да тула язган - 100 койканың 92-сендә аврыучылар ята, дип белдерде Жаворонков. Якын арада койкалар саны 160-ка кадәр артачак. Бу хәлне Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе тотрыклы-киеренке дип атады. Ул шулай ук ОРВИ һәм пневмония авырулары саны арту белән бәйле булган ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыруның артуын билгеләп үтте - 1196 чыгу башкарылган.
Якын арада полиция хезмәткәрләре санитар режимны үтәүне тикшерәчәк сәүдә объектлары буенча рейдлар саны артачак, шул исәптән битлекләр һәм перчаткалар киеп йөрүне тикшерәчәкләр, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин. Аның сүзләренә караганда, сәүдә нокталарын әйләнеп чыккан вакытта шәхсән үзе барлык кибетләрнең дә бүген Министрлар кабинеты һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән барлык саклык чараларын үтәп сәүдә алып бармавына инанган. Ә ике җәмәгать туклануы бинасында кабат хокук бозулар ачыкланган. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, районнар администрацияләрендә Эчке эшләр органнарының 129 хезмәткәреннән 51 төркем төзелгән, алар шулай ук сәүдә объектлары эшен тикшерәчәк, кибетләр һәм сатып алучылар арасында аңлату эшләре алып барачак.
А.Мищихин Татарстан прокуратурасының аңлатуларына бәйле рәвештә битлек киеп йөрү мәҗбүри, диде. Әгәр дә кеше үзе генә яки гаиләсе белән йөри икән, битлекне иягенә төшереп кия ала. Әмма урамда кеше, гаилә әгъзалары белән булмаса яки башка кешеләр янына килсә, битлекне авызын һәм борынын ябып кияргә тиеш.