Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2022, 11:10

Казан полицейскийлары караклык сериясендә шикләнелүчеләрне тоткарлаган – зыян 3 млн сум тәшкил иткән

Аферистлар пенсионерларны «туганыгыз бәлагә эләкте» схемасы буенча алдаган һәм курьер сыйфатында яшүсмерләрне җәлеп иткән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). 12 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр Казанда «туганыгыз бәлагә эләкте» дигән сылтау белән пенсионерларга карата кылынган 14 мошенниклык факты теркәлгән. Китерелгән зыянның суммасы якынча 3 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җинаятьләрне эзләү бүлегенең мәгълүмати телекоммуникацион технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча оператив эзләү бүлекчәләре җинаять кылуда шикләнелүче 15-17 яшьлек яшүсмерләр төркемен тоткарлаган.

Полицейскийлар тоткарланган кешеләрнең җинаятьчел эшчәнлекнең 14 эпизодына катнашы булганлыгын ачыклаган. Барлык очракларда да шикләнелүчеләр курьер булып эшләгәннәр. Эш турындагы тәкъдимнәрне яшьләр бер мессенджерда алган. Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсендәге 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Тоткарланучыларга карата кылынган җинаятьләрнең шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән процессуаль гамәлләр үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча һәр шикләнелүченең гамәлләренә хокукый һәм юридик бәя биреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга һәм мошенникларга ярдәм итүчеләрдән булмаска – акча алып китүдә һәм банк счетларына күчерүдә катнашмаска чакыра. Мондый тәкъдимнәр булган очракта актив гражданлык позициясен күрсәтергә, пенсионерлардан курьерга акчаны ни өчен тапшырулары белән кызыксынырга кирәк. Әгәр акча бәлагә эләккән туганы өчен каралган икән, пенсионердан туганы белән элемтәгә керүен һәм аның белән барысы да яхшы булуына инануын сорарга кирәк.

Барлык яңалыклар