В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда яшәүче 46 яшьлек ханым үз туган көнендә «кармакка» эләккән, ул банкларның берсеннән үзенә бүләк бирелүе турында хәбәр алган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Полиция бүлегендә хатын-кыз социаль челтәрләрнең берсе аркылы банкларның берсеннән туган көн хөрмәтенә бүләкләнүе турында хәбәр алганлыгы турында сөйли. Аны алу өчен хатын-кызга сораштыру узарга кирәк була. Сораштыру ахырында банк картасы номерын һәм смс-хәбәр кодын кертү кирәклеге турында хәбәр итүче тәрәзә барлыкка килә. Шул рәвешле, банк картасының шәхси кабинетына керү мөмкинлеген алгач, җинаятьчеләр 4 мең сум тирәсе урлаганнар.
Хәзерге вакытта «Гвардейский» полиция бүлегендә әлеге фактка бәйле, РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе пунктларының берсе булган «Урлау» буенча - банк счетыннан, димәк электрон акча чараларына карата урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре булган хәлнең барлык детальләрен ачыклый.
Казан полициясе шәһәр халкына үзләрен һәм якыннарын караклардан мөмкин кадәр күбрәк сакларга киңәш итә. Белгечләр искәртеп узганча, акчаларны картадан картага күчерү операциясен үтәү өчен картаның 16 урынлы номеры гына кирәк. Калган мәгълүмат каракларга счетка керү мөмкинлеге алырга һәм акчаларны күчерергә мөмкинлек бирә. Беркайчан да караклар сүзен тыңларга, тәкъдим ителгән телефон номерларына акча күчерергә һәм бигрәк тә аларны шәхси очрашуда тапшырырга ярамый, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.