В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ир-ат бушлай белдерүләр сайтында сату турында мәгълүмат тапкан
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). ТР башкаласында яшәүче мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 20 мең сумнан артык акчасын югалта. Ир-ат машина өчен шиннар сатып алырга тели.
Зыян күрүче сүзләренчә, ул бушлай белдерүләр сайтында бәясе һәм сыйфаты буенча үзенә туры килгән товар тапкан. Казанлы мәгълүматны төгәлләү өчен сатучы белән элемтәгә кергән. Түләү һәм китерү шартлары турында килешкәч, ир-ат билгесез кешенең картасына 20 мең сумнан артык акча күчерә. Гариза бирүче шиннарны ала алмаган.
Бу факт буенча полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Казанда 9,5 меңнән артык киберҗинаять теркәлгән – бу явызлыкларның 47% ы.
Бушлай реклама сайтлары аша акча урлау мошенниклыкның популяр ысулларының берсе булып кала. Тикшерелгән ресурсларда нинди дә булса товар яки хезмәт өчен һәрвакыт эчке система аша, чит сылтамалар буенча үтмичә, түләү мөмкинлеге бар.
Товар сатып алганда мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, барлык операцияләрне белдерүләр сайтында үткәрергә, билгесез сылтамалар буенча күчмәскә кирәк. Бернинди очракта да шәхси мессенджерларда язышмаска һәм беркайчан да товарны, үз күзең белән күрмичә, сатып алмаска киңәш ителә.